Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Кыярыгыз ишелеп уңсын!

Кыярдан мул уңыш алу өчен аны тиешенчә тукландырырга, дөрес формалаштырырга һәм авырулардан сакларга кирәк.

Безнең халыкның бер матур мәкале бар: «Үстермә сигезне, үстер симезне!» – ди ул. Бу сүзләр яшелчә үстерүчеләргә дә бик туры килә. Йөз төп кыяр утыртып, тиешле тәрбия бирмәсәң, уңышы чамалы булачак. Кимрәк утыртып та, агротехника кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, уңышын кая куярга белмәссең!

Кыярны кара көзгә кадәр ишелеп уңдыру өчен иң нәтиҗәле ашламалар һәм тәрбияләү ысулларын тупладык.

1. Натураль тукландыру һәм табигый ашламалар

Кыяр табигый тукландыруны ярата. Төрле химикатлар кулланмыйча да, өйдә үсентеләр өчен менә дигән туклыклы катнашмалар ясарга була.

Йод, сөт һәм кер сабыны катнашмасы

Бу ысул үсентеләрне чирләрдән саклый һәм аларның үсешен тизләтә.

  • Рецепт: 10 литр суга 30 тамчы йод, 20 г уылган кер сабыны һәм 1 литр сөт салып яхшылап болгатырга.

  • Куллану: Кыярда 3-4 чын яфрак чыкканнан соң, һәр 10 көн саен яфракларына сибәргә.

Көзгә кадәр уңыш бирүче «Икмәк ашламасы»

Кыярларыгыз туктаусыз чәчәк атсын һәм саргаймасын өчен бу бик шәп ашлама.

  • Рецепт: Кичтән бер чиләк суга бер бөтен икмәкне ( ипи катылары да ярый) салып җебетергә. Иртән ипине суында килеш изәргә һәм 1 шешә йод өстәргә.

  • Куллану: Әлеге концентратның 1 литрын 10 литр чиста суга кушып, кыяр төбенә сибәргә. Калган өлешен караңгы, салкынча урында сакларга мөмкин. Һәр ике атна саен кабатласагыз, сабаклар көзгә кадәр ямь-яшел утырыр.

Эремчек суы һәм шикәр комы

Җимшәннәр күп булсын һәм кыярлар баллы булып үссен өчен бу состав файдалы:

  • Рецепт: 10 литр суга 2 литр эремчек суы (сыворотка) һәм 150 г шикәр комы салып болгатырга һәм үсемлекләргә сибәргә.

2. Кыярны чирләрдән һәм корткычлардан саклау

Кыяр туфрагындагы һәм яфрагындагы гөмбәчек чирләреннән (ончыл чык һ.б.) саклану өчен суган кабыгы төнәтмәсе кулланыла.

  • Әзерләү ысулы: 700 граммлы банкага сыешлы коры суган кабыгын 10 литр суда кайнатып чыгарырга. Аннары 12-14 сәгать каплап төнәтергә.

  • Куллану: Суган кабыгын сыгып алганнан соң, төнәтмә сыеклатыла: 1 литр төнәтмәгә 4 литр чиста су кушыла. Әлеге сыеклыкны кыярның өстеннән дә, туфрагына да сибәргә кирәк.

3. Чәчәк ату һәм җимеш бирү чорында тукландыру

Кыяр чәчәк атканда органика ярата — ул тамыр системасын ныгыта. Җимшәннәрне күпләп барлыкка китерү өчен калий таләп ителә.

Көл төнәтмәсе

  • Рецепт: 1 чиләк суга 1 стакан агач көле салып, бер тәүлек тотарга.

  • Куллану: Һәр төпкә 0,5әр литр сибеп чыгарга. Моны ике атна саен кабатларга киңәш ителә.

Кычыткан әчеткесе

  • Рецепт: Теләсә нинди савытка (мичкә яисә чиләккә) кычыткан тутырырга, җылымса су агызырга һәм әчетергә куярга. Ферментация процессы тизрәк барсын өчен, бер уч туфрак һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәсәгез була.

  • Куллану: Бер атнадан файдалы әчетке әзер була. Аны кулланыр алдыннан 1 чиләк суга 1 литр исәбеннән кушып, кыярларга сибәргә кирәк.

4. Яфракларны кисү: Хәйләкәр агротехника

Тәҗрибәле бакчачылар кыяр үсентеләренең аскы яфракларын кисәргә киңәш итә. Сезонга бер тапкыр аскы яфракларны киссәң, кыяр мул уңыш бирәчәк.

Нәрсә өчен бу кирәк?

Куе яфраклар арасында кыяр күренми, аларга кояш нурлары да үтеп керә алмый. Су да, ашлама да артык яфракларны тукландыруга сарыф ителә. Кискәндә кыярларны яралаудан курыкмаска кирәк, аларның «согы агып бетми». Кыярны өзеп алганда да ботакта яралар барлыкка килә, моның зыяны юк.

Кыярны кисү тәртибе:

  1. Сабакның иң аскы өлешендәге яфракларны тулысынча арындырыгыз.

  2. Ике яктан саргайган һәм вак, файдасыз яфракларын алып атыгыз.

  3. Урта өлештәге артык зур яфракларны да бераз сыекларга була. Төп кагыйдә — артыгын кыланмагыз, үсемлек ялангач калмаска тиеш.

Кискән үсемлекләр уңышны да озаграк бирәчәк, кыярлары да артачак.

5. Шпалерга үрмәләтеп үстерүнең өстенлекләре

Кыяр теләсә нинди шартларга яраклаша. Әмма җирдә үзе теләгәнчә үскәндә, ул бар буш урынны яулап ала. Мондый очракта уңыш җыйганда сабакларын сындырырга, имгәтергә мөмкин. Җирдә яткан үсемлек кыярны озак бирә алмый, тиз чиргә бирешә һәм саргая.

Шпалерга (вертикаль асмаларга) үрмәләтеп үстерү нәтиҗәсе:

  • Үстерү мәйданы сизелерлек кечерәя, урынны күп алмый.

  • Үсемлеккә яктылык һәм һава яхшырак үтеп керә.

  • Җимешләр җиргә тимичә, чиста һәм тигез булып үсә.

Ачык грунтта шпалер ясау:

Кыяр рәте өстеннән тимерчыбык тарттырыла. Аңа шпагат җебе ярдәмендә һәр үсемлек аерым бәйләнә. Үсемлекне үскән саен сәгать теле уңаена даими борып торырга кирәк, югыйсә алар үзара чорналып бетәчәк.

Шулай ук кыярны сетка-рабицага үрмәләтеп үстерүе дә бик уңайлы, бу очракта уңыш күпкә арта.

 Мөһим киңәш: Шпалерны өскә күтәрелгән кул биеклегеннән югары урнаштырмагыз, югыйсә аны карап-тәрбияләве һәм уңышны җыюы уңайсыз булачак.

Әлеге гади, әмма сыналган кагыйдәләрне үтәсәгез, бакчагыздагы кыяр түтәлләре көзгә кадәр яшел булып утырыр һәм сезне мул уңышы белән куандырыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев