Ремонтант кура җиләген кышка дөрес әзерлисезме?
Ремонтант кура җиләгенең җиләкләре бетеп, яфраклары коелгач җир белән тигез калдырып кисәргә кирәк. Әгәр төбе биегрәк кала икән, ул төрле гөмбәчек авыруларыннан зарарланырга мөмкин.
Ремонтант кура җиләге язын янәдән үсеп чыгып, август айларында җиләк бирә башлый. Җәй уртасында да җиләкләре булсын дисәгез, көз берничәсен җирдән берәр метр тирәсе генә калдырып кисәргә кирәк. Ул шуннан ботаклар җибәреп, җиләкне иртәрәк бирә башлый.
Җиләк биреп бетергәч, көз көне анысын да төбеннән ук кисәргә кирәк. Яз көне төбеннән үрчеп чыгачак алар. Бер төптә биш-алты калса, калганнарын аерып алып утыртырга була. Бу артык куе булмасын өчен эшләнә. Куакта ботаклар күп булып, куелык хасил булса, уңыш бирү начарлана. Кура җиләге куагын кискәннән соң өстен черемә, яфраклар белән капларга киңәш итә бакчачылар. Чөнки кыш карсыз һәм суык булса, алар өшергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев