Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Батырлар даны мәңгелек

Бүген Яңа Әлем авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Гыйльфанов Рәфыйк Дилфас улы белән хушлаштылар.

 

Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, сугышчан дуслары, мәрхүмнең якыннары, туганнары, авылдашлары катнашты.

 

Рәфыйк Гыйльфанов 1984 елның 31 августында Яңа Әлем авылында туган. Төп белемне Яңа Әлем урта мәктәбендә ала. Һөнәр училещысында  тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. 2002-2004 елларда РФ Хәрби Көчләрендә хезмәт итә. Өлешчә мобилизациягә кадәр туган авылында, «Башак» хуҗалыгында эшли.

2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә чакырыла. 2025 елның 13 мартында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.

 

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, авыр югалтуны кичерергә сабырлык телибез. Рәфыйкның урыны җәннәттә булсын.

Актаныш-Хәбәрhttps://t.me/aktanysh_habar/18993

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев