Хезмәтең синең хөрмәтле!
Васил Вахитов җитәкчелегендәге эчке эшләр булеге ветераннар Советы, үз ветераннарының истәлекле көннәрен: туган көннәрен, юбилейларын, һөнәри бәйрәм көннәрен, шулай ук шатлыклы яисә кайгы килгән көннәрне һәрдаим күз уңында тотып эш итә.
Бүген менә, отставкадагы милиция майоры Дилфас Мозаффар улының 60 яшьлек Юбилее уңаеннан, берничэ ветеран, Дилфасның әлеге көндә хезмәт куйган Касыймов сөт заводында булдылар.
Оешма җитәкчелеге һэм хезмәт коллективы ветераннарны бик җылы каршы алды.
Эчке эшлэр булеге ветераннар Советы барлык ветераннар исеменнән, оешма җитәкчесе хезмэт коллективы исеменнән Дилфас Мозаффар улын юбилее белән котлап куркэм теләкләрен житкезделәр һәм юбилярга бүләкләрен тапшырып уздылар.
Дилфас дустыбызга сәламәтлек һәм бары тик иң яхшы теләкләребезне теләп калабыз. Бүгенге көндә Украинада яу кырында булган улы Артурнын исән имин, җиңу белән туган якларга әйләнеп кайтуын телибез.
Әлбәттә, олыгаеп барган көндә хезмэт коллективыңда, шулай ук ветераннар Советыннан шундый төр хөрмәт күрү, үзе бер яшәүгә дәрт, киләчәктә дә хезмәтеңә уңай караш уята, хезмәттәшләреңә карата да ышанычны арттыра.
Нәсим Заһертдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев