Актаныш инвалидлары маскировка челтәрләре үрә
Актанышның балалар иҗат үзәгендә тулы куәткә махсус хәрби операциядәге егетләребезнең иминлеге өчен маскировка челтәрләре үрү дәвам итә. Актаныш районы инвалидлар оешмасы да әлеге изге эшкә бик теләп кушылды. Иске Байсар һәм Актанышбаш башлангыч инвалидлар оешмасы әгъзалары Актанышка килеп башка райондашларга үрнәк күрсәттеләр, маскировка челтәрләре үрделәр.
Иске Байсар башлангыч инвадлидлар оешмасы әгъзалары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Җирлектән ут эчендәге батырларыбызга гуманитар ярдәм җыйганда җылы носкилар бәйлиләр, медикаментлар китерәләр, акчалар җыялар, чәйләр әзерлиләр, токмач кисү өмәләрендә катнашалар.
Бу юлы да районнан инвалидларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, читтә калмыйлар. 60 чакрым юл үтеп Иске Байсардан Актанышка килгәннәр.
Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Актанышка маскировка челтәрләре үрергә чакыргач, сөенеп риза булдык. Без биш инвалид Иске Байсардан челтәр үрергә килдек. Егетләребезгә безнең эшләребез тизрәк барып җитсен, файдасы тисен. Киләчәктә дә өмәләргә киләчәкбез, үзебезнең Авылда да маскировка челтәре үрүне башларбыз, - ди Иске Байсар башлангыч инвалидлар берлеге җитәкчесе Нурзидә Фәррахова .
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне Балалар иҗат үзәгендә мөслимә Резида Храмова каршы ала, үзенең челтәр үрүдәге осталык серләрен төшендерә. Резеда махсус хәрби операциядәге сугышчылар язмышына беркайчан битараф булмады, «Без бергә» фондына булышып, волонтерлык эшендә дә актив катнашты ул. Хәзер сугышчыларга багышлап китап чыгарган.
Апрель аенда Резеда гомрә хаҗында булганда китап чыгарсам иде, дип тели. Теләге тормышка аша. Иганәчеләр ярдәме белән бер ай дигәндә, 25 июльдә «Канлы офыклар» дигән китап бастыра. Тышлыгын Руслан Усманов, ә нәшер итәргә Чаллы эшмәкәре Алсу Рәхмәтуллина булыша. 50 шигырь тупланган китапка бәетләр һәм Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә һәлак 57 сугышчының фотографиясе дә кергән.
Нәшер ителгән китап сатылып бетте диярлек. Китапка фотолары керә алмаган сугышчыларның туганнары, якыннарына мөрәҗәгать итәм, якыннарыгызның сурәтләрен минем 8 952 044 84 83 ватсап номерына җибәрсәгез иде. Китапны яңадан чыгарганда аларны да өстәр идек,-ди Резеда.
Инвалидларны маскировка челтәрләре үрергә чакыручы- район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова. Язмыш тарафыннан кыерсытылсалар да, игелеклелелек хисе аларга һич тә ят түгел.
Күмәк эш бик тиз эшләнә. Маскировка челтәрен үрергә ничек өйрәнеребез микән дип бик борчылган идем, бик җайлы эшли башладык Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга безнең дә файдабыз тисен иде. Башкалар да шушы изге эшкә кушылсагыз иде, - дип мөрәҗәгать итте Фәйрүзә Разетдинова.
Өлкәннәр арасында балаларның булуы куанычлы. Чөгәнәгә кунакка кайткан 10 яшьлек Илнара Арсланова да апасы Актанышбаш башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арслановага ияреп япмалар үрергә килгән. Җиңү өчен менә шулай балалар да үз өлешләрен кертәләр.
Минем маскировка челтәре үреп караганым юк иде, биредәге апалар өйрәттеләр. Солдат абыйларыбыз тизрәк Җиңү белән кайтсыннар,-ди Илнара.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев