Актаныш махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатачак
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар йөкне җибәрү буенча «Без бергә» волонтерлары белән очрашты.
Сер түгел, әлегә гуманитар ярдәм әзерләү буенча кайбер кыенлыклар бар. Ләкин безнең һәрберебез җиңү өчен үз өлешен кертә ала. Күз алдыгызга китерегез: өйдән еракта ут эчендәге солдатка үзен яратып һәм кайгыртып җибәрелгән посылканы алу никадәр мөһим. Бу гади булышлык кына түгел, аларга ышанычыбыз, уртак җиңүебез символы да.
Хөрмәтле актанышлылар!
Сезнең һәркайсыгызның тормыш мәшәкатьләре һәм проблемаларыгыз, әмма халкыбыз элек-электән ярдәмчел һәм юмарт, авыр чакта бер-берсенә терәк. Шунысы бар, зур булмаган ярдәм дә бүген хәлиткеч роль уйный.
Гуманитар ярдәм "Яшьлек" яшьләр үзәгендә җыела.
Әйдәгез, бар көчне берләштереп, сугышчыларыбызга алар белән бергә икәнебезне күрсәтик! Якташларыбыз безнең ярдәмебезне һәм кайгыртуыбызны тойсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев