«Без бергә» волонтерлары батыр уллар үстергән әниләрне бәйрәм белән котлады
Бүген бик зур бәйрәм- Әниләр көне! Әлеге бәйрәм көне уңаеннан «Без бергә» фонды волонтерлары Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның иң көчле һәм ныклы рухлы әниләре янына бардылар, аларга уллары өчен рәхмәт әйтеп, котладылар.
Якташларыбызның батырлыгы, намусы мәңгелек хәтер. Аларны тәрбияләгән аналарга мәңгелек дан.
Волонтерлар меценатларыбызга һәм ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәтле. Эшмәкәрләр- Газизҗанов Айзат Мансаф улына-чәчәк бәйләмнәре алуда, джиперлар төркемендәге егетләргә-җыелмаларны төрүдә, Татар Суыксуы авылыннан «Агыйдел» оешмасы директоры Эльвира Шәрәфетдиновага, "Яшь Гвардия» активисты Айдар Разиф Улы Нуртдиновка рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев