Битараф карарга ярамый!
Террорга каршы- бергәләп

Битараф карарга ярамый!

Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин белән терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, халык иминлеген тәэмин итү юнәлешендә алып барылган эшләр турында әңгәмә.

Куркынычсызлык — уртак җаваплылык

Илсур Тимергаянович, бүген терроризм һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләсе аеруча мөһим. Мәсәде авыл җирлегендә бу юнәлештә эш ничек оештырылган?

— Терроризм һәм экстремизм — җәмгыять иминлегенә җитди куркыныч тудыручы күренешләр. Шуңа күрә аларны профилактикалау юнәлешендә эш бездә даими алып барыла. Мәсәде авыл җирлеге Башкарма комитеты үз эшчәнлеген «2025–2028 елларга Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасына, шулай ук Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 30 декабрендәге «2024–2028 елларда Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы»на таянып оештыра.

Куркынычсызлык — уртак җаваплылык

Төп бурычыбыз — җирлек халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтү, халык арасында аңлату эшләре алып бару. Бу мәсьәләдә полиция хезмәткәрләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.

Торак пунктларда профилактик чаралар

Торак пунктларда иминлекне тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелә?

— Җирлек Башкарма комитеты тарафыннан торак фонд һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннар даими тикшерелә. Үткәрелгән рейдлар барышында экстремизмга, милләтара низагларга ишарә итә торган билгеләр ачыкланмады.

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә ташландык биналар һәм корылмалар да тикшерелеп тора. 2026 елда язгы мониторинг вакытында тыелган әйберләрнең тупланган урыннары ачыкланмады.

Хуҗасыз йортларны ачыклау буенча даими эш алып барыла. Хәзерге вакытта Бурсык авылында 12, Мәсәде авылында 9 буш йорт исәпләнә. Аларның дүртесен читтән килеп эшләүчеләр арендага алып тора. Әлеге йортларны участок полициясе хезмәткәре белән берлектә контрольдә тотабыз, читтән эшкә килүче оешма җитәкчеләре белән дә даими элемтәдә торабыз.

Буш һәм хуҗасыз йортлар даими контрольдә

Миграция мәсьәләсенә дә игътибар биреләме?

— Әлбәттә. Тиешле хезмәтләр белән берлектә документлары булмаган яки теркәлмичә яшәүче гражданнарны ачыклау юнәлешендә эш алып барыла. Үткәрелгән тикшерүләр барышында теркәлү узмаган чит ил гражданнарының яшәү фактлары ачыкланмады.

Яшьләр белән профилактик эшләр ничек оештырыла?

— Яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм күренешләрен кисәтүдә иң мөһим юнәлеш — профилактика. Балаларга һәм яшьләргә дөрес мәгълүмат җиткерү, аларда уяулык һәм җаваплылык хисе тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

Мәдәният учреждениеләрендә — Мәсәде һәм Бурсык авыл клубларында төрле аңлату чаралары үткәрелә. Җәмәгать, мәдәни һәм спорт чараларын оештырганда да куркынычсызлык таләпләренә аерым игътибар бирәбез. Участок полициясе хезмәткәренә һәм ирекле халык дружинасы әгъзаларына чараның урыны һәм вакыты турында алдан хәбәр ителә.

Китапханәләрдә һәм клубларда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлдерелгән мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Алар даими рәвештә яңартылып тора.

Куркынычсызлык — уртак җаваплылык

Җирлек территориясендә аерым игътибар таләп иткән объектлар бармы?

— Әйе. Җирлек территориясендә беренче чиратта террорчылыкка каршы яклау чаралары күрелергә тиешле объектлар бар. Алар арасында «Агыйдел» нефть кудыру станциясе һәм аның вертодромы урнашкан. Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Әлмәт магистраль газүткәргечләр линия-җитештерү идарәсенә караган газ бүлү станциясе дә бар.

Бу объектларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Агыйдел буенда ял итүчеләр саны җәйге чорда арта

Мәсәде авылы Агыйдел елгасы буенда урнашкан. Җәйге чорда бу да өстәмә җаваплылык таләп итәдер?

— Мәсәде авылы Агыйдел елгасы буенда урнашканлыктан, җәйге чорда бирегә ял итәргә килүчеләр саны арта. Күпләп кеше җыелган урыннарда тәртип һәм куркынычсызлык мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Кайбер очракларда ял итүчеләр белән бәйле төрле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Андый вакытта полиция хезмәткәрләре белән берлектә эш итәбез. Шулай ук «Агыйдел су юллары» оешмасы хезмәткәрләре дә кирәк вакытта ярдәм күрсәтә.

Җирлектәге дини вәзгыять турында да әйтеп китсәгез иде.

— Мәсәде авыл җирлегендә дини вәзгыять тотрыклы. Мәсәде авылында «Рамазан» мәчете эшли. Аның имам-хатыйбы вазыйфасын Әнәс Батрхан улы Магданов башкара.

Мәчеттә дини укулар, төрле чаралар һәм мөселман бәйрәмнәре үткәрелә. Дини белем бирү эшчәнлеге тиешле әзерлеге булган кешеләр тарафыннан алып барыла. Җирлектә конфессияара мөнәсәбәтләр дә тыныч һәм тотрыклы.

Балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгы да мөһим мәсьәлә. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

— Мәсәде авыл җирлеге территориясендә мәктәп юк. Балалар Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала, аларны мәктәп автобусы йөртә. Укучыларны йөртү куркынычсызлык таләпләре үтәлгән килеш оештырыла.

Каникул вакытында авылга күп кенә балалар һәм яшүсмерләр кайта. Аларның исемлеге төзелә һәм әлеге чорда балаларның иминлегенә аерым игътибар бирелә.

Ата-аналарга да балаларының нәрсә белән кызыксынуына игътибарлы булырга киңәш итәбез. Баланың интернетта нинди сайтларга керүе, кемнәр белән аралашуы, нәрсәләр белән кызыксынуы — болар барысы да ата-ана контролендә булырга тиеш.

Куркынычсызлык — уртак җаваплылык

Сезнеңчә, бүген һәр кешенең уяу булуы ни дәрәҗәдә мөһим?

— Без катлаулы чорда яшибез. Шуңа күрә һәркемнән сизгерлек һәм уяулык таләп ителә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белү, шикле хәлләргә битараф калмау, кирәк вакытта тиешле хезмәтләргә хәбәр итү — һәр гражданның җаваплылыгы.

Мәсәде авыл җирлегендә вәзгыять тотрыклы

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш — бары тик хокук саклау органнарының яки җирле үзидарәнең генә бурычы түгел. Бу — уртак эш. Безнең төп максат — гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, җәмәгать урыннарында һәм торак секторда куркыныч хәлләрне вакытында кисәтү.

Куркынычсызлык — уртак җаваплылыкБүгенге көндә Мәсәде авыл җирлегендә социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәл тотрыклы. Террорчылык юнәлешендәге актлар, террористик характердагы җинаятьләр, милләтара конфликтлар теркәлмәде.

Шуңа да карамастан, куркынычсызлык мәсьәләсенә беркайчан да битараф карарга ярамый. Профилактик эшне дәвам итү, халык белән аңлату чараларын системалы рәвештә үткәрү һәм һәркемнең җаваплылыгын арттыру — безнең төп бурычларның берсе.

Фотолар «Актаныш-информ» архивыннан


Нет комментариев