Актаныш районы хәрби комиссариатында 8 ир-ат контракт төзеп махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә
2026 ел башыннан Актаныш районы хәрби комиссариатында 8 ир-ат контракт төзеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Бу хакта хәрби комиссар урынбасары Родислав Авзалов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны җыю дәвам итә. Республика ил буенча иң отышлы шартларның берсен тәкъдим итә. Бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумга кадәр җитте — бу Идел буе федераль округында иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Өстәмә рәвештә муниципалитетлар тарафыннан 150 мең сум каралган, гомуми сумма 3 миллион 50 мең сум.
Алга таба хәрбиләрнең вазифасына карап айлык хезмәт хакы 220 мең сумнан артык тәшкил итә. Моннан тыш, хәрби бурычларны үтәгән өчен, шул исәптән пилотсыз системалар кулланып башкарылган эшләр өчен дә өстәмә түләүләр каралган.
Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына республикада киңкырлы ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә 3000 гә якын төрле ташлама һәм социаль гарантия каралган. Алар арасында 10 миллион сумга кадәр бурычларны гамәлдән чыгару, кредит каникуллары, балаларга бушлай туклану һәм белем алу мөмкинлеге, реабилитация чаралары бар. Шулай ук гуманитар ярдәм — азык-төлек, техника, транспорт һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү дә оештырылган.
Кандидатларга гаскәр төрен һәм хәрби белгечлекне сайлау мөмкинлеге бирелә. Аеруча пилотсыз системалар гаскәрләренә ихтыяҗ зур. Анда операторлар, дроннарга хезмәт күрсәтүче инженерлар, шофёрлар, медиклар һәм пешекчеләр кирәк.
Актаныш районы хәрби комиссариатында 8 ир-ат контракт төзеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Алар арасында пилотсыз системалар гаскәрләрен сайлаучылар бар. Бу хәрбиләр турыдан-туры сугыш хәрәкәтләре зонасыннан читтәрәк бурычлар үти, 2–3 ай дәвамында мәҗбүри өйрәнү узалар һәм заманча һөнәри күнекмәләр алалар. Кимендә бер еллык контракт тәмамланганнан соң, башка юнәлешләргә күчермичә, хезмәттән азат итү гарантияләнә.
Моннан тыш, хезмәттән соң да өстәмә мөмкинлекләр каралган. Мәсәлән, югары уку йортларына укырга кергән элеккеге хәрбиләргә күтәренке исемле стипендия бирелә. Шулай ук срогы хезмәтне югары технологияле бүлекләрдә контракт хезмәте белән алыштыру мөмкинлеге дә бар.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне Актаныш районы хәрби комиссариатында көтәләр. Документлар җыю, медицина комиссиясе узу һәм контракт төзү гадәттә 2–3 көн.
Гаризаны шулай ук:
- яшәү урыны буенча хәрби комиссариат аша;
- Казан шәһәрендәге «Батыр» бердәм сайлап алу үзәгендә;
- 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча;
- heroes-tatarstan.ru сайты аша;
- Африка корпусына — korpusafrika.ru сайты аша;
- пилотсыз системалар гаскәрләренә — bpla.tatar сайты аша бирергә мөмкин.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, аеруча инженерлык юнәлешендә белемле, техника белән кызыксынучы һәм компьютер технологияләрен яхшы белгән егетләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев