Актаныш технология техникумында каһарман ир-егетләр истәлегенә «Батырлар аллеясы» киңәйтелде
Бүген Актаныш технология техникумы ресурс үзәгендә Украинадагы махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган каһарман ир-егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды. Алар барысы да технология техникумы, элеккечә әйткәндә, 80 санлы һөнәр училищесы студентлары.
Биредә урын алган «Батырлар аллеясы»нда яңа хәтер такталары ачылды. Илебез тынычлыгы, халкыбыз иминлеге өчен яу кырында башларын салган егетләребезнең саны артуы, әлбәттә, йөрәкләрне әрнетә, һәр хәтер тактасы – төзәлмәс бер яра булып күңелләргә уела.
Истәлекле чарада каһарманнарның якыннары, әти-әниләре белән бергә бик күп мәртәбәле кунаклар – Актаныш муниципаль районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан яугирләр, Актаныш районы хәрби комиссары урынбасары Авзалов Радислав Алекс улы, район башкарма комитетының мобилизация бүлеге җитәкчесе Заһретдинов Нәсим Әзһәм улы, Әфганстан, Чечня һәм башка локаль сугыш ветераннары катнашты.
Техникум директоры Ландыш Шамсунова үз чыгышында әлеге хәтер аллеясен булдыруда һәм киңәйтүдә зур ярдәм күрсәткән фидакарь җаннарның барысына да чиксез рәхмәтен белдерде.
Бу җаваплы эштә «Движение Актаныш» волонтерлар оешмасы, аның җитәкчесе Илина Арсланова, шулай ук Миргалимова Флүзә Тимергилем кызы, Борханова Дәниф Гыйздәтулла кызы, махсус хәрби операциядә катнашкан,
шушы уку йортында һөнәр алган Гизамов Илсур Мөдәрис улы зур тырышлык күрсәтә. Бер генә игелекле чарадан да читтә калмыйча ярдәм иткән махсус хәрби операция ветераны, элеккеге студент Рәхмәтуллин Риваз Равил улы да аерым мактауга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев