Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актанышның икенче санлы мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләргә рәхмәт әйттеләр

Актанышның икенче санлы мәктәбен тәмамлаучы укучылар һәм хәзерге укучыларның әтиләре арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар шактый. Нәкъ менә шул бүгенге көн геройларына багышлап мәктәптә махсус почмак булдырылган. Районкүләм Әтиләр Советы утырышы кунакларын батыр әтиләрнең сугышчан юлы белән таныштырдылар.

Мәктәптә укучы 20 баланың әтисе бүген махсус хәрби операциядә катнаша, бу 15 гаилә дигән сүз. Аларның барысын да педагогик коллектив һәрдаим күз алдында тота, төрлечә булышалар, ялгызларын гына калдырмыйлар.

Мәктәп директоры Рәйхан Галимьянова, бүген барыбызның да теләге бер- тизрәк сугышлар тәмамланып, әтиләр исән-сау балалары, гаиләләре янына кайтсын иде, диде.

Телевизор экраннары аша яу кырындагы әтиләрнең фотолары күрсәтелде, алар сурәтләрдә балалары, гаиләләре белән төшкәннәр, я булмаса, фронттан сәлам юллыйлар. Әлеге күренешләр беркемне дә битараф калдырмады. Ә әтисе махсус хәрби операция батыры Данияр Мингазовның кызы Диләрәнең әтисенә багышланган шигырен укуы аеруча күңелләрне кузгатты. 

Әтием беренчеләрдән булып яуга китте, 

Тугры булып халкы өчен.

Әтием кайтып керер дип, айлар түгел, көннәр санадым.

Тик хәбәр иттеләр батырларча

Яу кырында ятып калганын.

 

Соңгы сулышын сулаганда,

Әти безне уйлагандыр.

Ул үзе дә япь-яшь иде бит,

Әле яшәп тә туймагандыр.

Әлеге киңәшмәне оештыручылар батыр әтиләрне дә, тыныч тормышта балалары, гаиләсе өчен тырышып яшәүче әтиләрне дә олылаган. «Әтием-горурлыгым» рәсем конкурсына килгән йөзләгән эшләр стендка эленгән, аларда гаилә, бала, ил язмышы. Укучыларның үз куллары белән ясаган картиналар уйландыра да, сокландыра да, тәрбияви дә бирә. шулай ук иншалар бәйгесе дә оештырып, әтиләргә карата игътибар юнәлткәннәр мәктәптә. 

Ә балаларның әтиләре белән бергәләп ясаган кул эшләре күргәзмәсен карагач, гаҗәпләндек, шаккаттык, сөендек. Янәшәдә генә, шауламыйча, башкалар игътибарын үзләренә җәлеп итмичә, матур итеп яшәүче әтиләр бик күп икән, алар гаиләләренә ныклы, ышанычлы терәк, балаларына бик тә күркәм тәрбия бирәләр, һөнәргә өйрәтәләр. Б хакта – алдагы язмада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев