Актанышта махсус хәрби операциядә катнашучының хатынына “Батырлык ордены” тапшырылды
8 март, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Альберт Әхмәтшинның хатыны Алия Фәндәс кызына «Батырлык ордены» тапшырды.
- Альберт Әхмәтшин 1979 елның 24 сентябрендә Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә туа.
- Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала.
- 1994 елда СПТУ-80 гә укырга керә, тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә.
- 1997-1999 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Иске Айман авыл җирлегендә участковый булып эшли.
- Чечен сугышы ветераны.
- Хәрби контракт буенча махсус хәрби операциягә киткәнче Азнакай нефть компаниясендә эшли.
- 2024 елның 12 мартында контракт буенча хәрби хезмәткә чакырыла. 2024 елның сентябрендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә авыр яралардан һәлак була.
- Алия ханым, без сезгә зур рәхмәтлебез. Чын күңелебездән котлыйбыз, исәнлек-саулык, түземлек һәм сабырлык телибез, – диде Ленар Зарипов.
Ленар Рафак улы залдагы хатын-кызларга изге теләкләрен юллады. Тәбрикләгәннән соң бәйрәмдә катнашучы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләренә, хатыннарына һәм фронтка гуманитар ярдәм әзерләп озатучы волонтерларга олы рәхмәтен белдерде. Ленар Рафак улы бу батыр йөрәкле ханымнарны бастырып бар халыкка күрсәтте, зал аларны көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев