Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныштан махсус хәрби операциягә чираттагы гуманитар ярдәм юлга чыкты

Бүген «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары Чаллыдагы «Татарстан Республикасының Росгвардия Эчке гаскәрләре союзы»ның Чаллы бүлегенә маскировка челтәрләре җибәрде. Чаллы волонтерлары аларны 5 апрель көнне махсус хәрби операция зонасындагы солдатларыбызга илтергә юлга чыгачак.

Актаныш районының Чечня сугышы ветераннары "Актаныш хәрәкәте" волонтерларына даими рәвештә ярдәм итеп торалар. Бүген дә алар чираттагы гуманитар йөкне озатырга җыелдылар. Егетләр бик тиз арада йөк машинасына маскировка челтәрләре төргәкләрен төяделәр һәм аларны машина арбасына яхшылап урнаштырдылар.

Ветераннар берлеге җитәкчесе Вазыйх Харисов бу игелекле эш турында болай дип сөйли:

Без, Чечня сугышы ветераннары, волонтер апаларыбызга даими ярдәм итеп торабыз. Алар чакырган, эндәшкән саен  киләбез. Үзебезнең исәптән машина яллап, Чаллыга инде ике гуманитар йөк илттек. Кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз.

Ветераннарның теләге бер: тизрәк дөньялар тынычлансын, авыл халкы үргән маскировка челтәрләре һәм җыелган посылкалар махсус хәрби операциядәге егетләребезгә барып җитсен, файдасы тисен. Хәрбиләребез исән-имин генә тизрәк туган якларына кайтып җитсен.

 «Актаныш хәрәкәте» волонтеры Илина Арсланова бүген Чаллыга 60тан артык маскировка җибәрелүен әйтте:

Ике ай дәвамында үрелгән маскировка челтәрләренең саны 60-тан артты. Шушы япмаларны бүген Чаллыга җибәрдек. Аңа хәтле бер «Газель» йөк машинасы тулы ярдәм, шулай ук 300-400 данә окоп шәмнәре озаттык.

Безнең хәрәкәткә маскировка челтәрләре үрүдә һәм өй токмачы кисүдә Актаныш, Яңа Әлем, Мари Суксуы, Татар Суксуы, Чалманарат, Әтәс, Табанлыкүл, Такталачык, Югары Яхшый, Күҗәкә, Карт авылларында яшәүчеләр зур өлеш кертә. Пучы мәктәбе коллективы, картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә бу игелекле эшкә кушылды.

Актаныштагы «Мөслимәләр» төркеме дә бик күп итеп токмач кистеләр. Томачларны Минзәләдәге коры ашлар ясау цехына илтәбез. Анда барлыгы 500 данә аш һәм чәй кергән махсус наборлар әзерләнәчәк. Әзер ярмалар, коры ашларны, чәйләрне бергә төргәкләп, Чаллыдагы складка илтәбез, аларны махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга алып китәчәкләр.  

Шушы изге эшкә кушылган, нинди генә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез, — дип тәмамлады сүзен Илина Арсланова.

"Актаныш хәрәкәте" волонтеры Гөлназ Гарифуллина белдергәнчә, хәрбиләребезгә җибәрелә торган ярдәмнең һәрберсе аерым бер күңел җылысы кушып әзерләнә. Җибәрелә торган һәрбер маскировка челтәре эченә солдатлар өчен өстәмә күчтәнәчләр салынган. Егетләр мондый ярдәмне бик риза булып һәм куанып кабул итәләр. 

Актаныш волонтерлары җыйган чираттагы гуманитар ярдәмне Чаллыга Фәнил Усманов алып китте. Ул — «Татарстан Республикасының Эчке гаскәрләр һәм Росгвардия союзы»ның Чаллы бүлеге волонтеры.

Апрель башында СВО зонасына зур машина белән чираттагы гуманитар ярдәм озату көтелә. Гуманитар йөк Донецк, Обоянь һәм башка юнәлешләргә илтеләчәк. Бу эшкә Актаныш, Сарман, Тукай, Мөслим районнары һәм Чаллы шәһәре волонтерлары зур өлеш кертә, – дип Фәнил Усманов барлык волонтерларга үзенең рәхмәтен белдерде, -  Волонтерлар молодецлар! Исән-сау булсыннар, алдагы көннәрдә дә шулай булышып торсыннар. Бу СВО дигән әйбер тизрәк бетсен, дөньялар тыныч булсын иде. Барыбызга да исәнлек-саулык телим.

Иртәгә, 27 март көнне — Эчке гаскәрләрнең (хәзерге Росгвардия) оешкан көне. Фәнил Усманов бу бәйрәм белән барлык хезмәттәшләрен һәм ветераннарны тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде:

Бу көн Эчке гаскәрләрнең барлыкка килгән көне булып санала. Хезмәт иткән дусларымны һәм хәрбиләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев