Махсус хәрби операция ветераны социаль контракт ярдәмендә яңа эшен башлаган
Яңа Әлем авылында яшәүче Павел Вирт — махсус хәрби операция ветераны. Комиссияләнгәч, ул тик тормый, ничек тә тормышын алып барырга тырыша. Үз эшен башларга ниятләп Актаныш районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә оста куллы ветеран теплица каркаслары ясап гаилә бюджетына үз өлешен кертә.
Вирт Павел Владимирович 1978 елда Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә туа. Язмыш җилләре Актаныш якларына китергәнче аңа байтак юллар узарга туры килә. Әнисенең туган ягы Мамадыш районында үсә ул. Соңыннан Чаллыда яши. Актаныш районы Яңа Әлем авылы кызы Гөлнур белән танышып, өйләнешәләр. Мамадышта, Чаллыда гомер итәләр. 2017 елда Гөлнурның туган авылына, төп нигезгә кайталар. Гаиләдә өч бала үсә: олы улы Ильяга 14 яшь, уртанчысы Моисейгә 13 яшь, кече кызы Натальяга 11 яшь.
Армия сафларында хезмәт итәргә туры килмәсә дә, Павел 2023 елның маенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Херсон һәм Запорожье юнәлешендә илебез азатлыгы өчен көрәшә. Сәламәтлек торышы буенча 2025 елның маенда комиссияләнә.
Тыныч тормышка кайткач, яңа һөнәргә өйрәнергә теләп технология техникумына укырга керә, өч ай дәвамында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Моның өчен аңа 15 мең сум акча түләргә туры килә. Әмма бу һөнәре табыш китерә башлагач, ярый әле өйрәндем, үзләштердем, ди. Хуҗалыкта да эшләп ала. Кирәкле җиһазлар сатып алу, юнәтүдә социаль контракт ярдәм итә. Социаль яклау бүлеге аша 350 мең сум акча ала һәм үз эшен ачып җибәрә. Дәүләт биргән акчаларга эретеп ябыштыру аппаратлары, компрессор, генератор, агач эшкәртү станогы, газ-кислород баллоннары, станоклар сатып ала.
Бүген Павел Владимирович заказга металл конструкцияләр ясый: теплица каркасларын сафка бастыра, кирәксә урындыклар, навеслар коеп куя. Ишегалдында инде чираттагы алты метрлы теплица яңа хуҗасын көтә, бәясе 30 мең сум.
Бакчада гөрләп яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Үзләренә теплицаны чираттагы вакытлыча ял вакытында ясаган булган. Хәзер биредә хатыны Гөлнур помидор, кыярлар үстерә. Кечкенәрәк, җыеп куярга яраклы парниклары да бар, көннәр җылыткач, өстен алып куялар, кышын исә сарайда саклыйлар.
Павел кулыннан килгәнчә булышса да, нигездә бакчаны Гөлнур һәм балалары тәрбияли. Күпләп бәрәңге үстерәләр, кишер, кәбестә, суганнары да бик матур булып өлгереп килә.
Әлегә Павелның заказлары күп түгел, эшне җанладырып җибәрү өчен материал сатып алырга, эшләнмәләрне буярга, фотога төшереп интернетка куярга кирәк. Киләчәктә үзмәшгульлекнең бу ягын үстерәселәре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев