Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Ут эченнән Актаныш районы халкына рәхмәт сүзләре кайтты

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Актаныш районы егете Фидан Гизамовка зур бүләк – әтисе Илсур һәм игелекле кешеләр сатып алып, төзекләндереп озаткан «Нива» автомобиле барып җитте. Бу хакта сугышчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Нива" машинасын җибәрү идеясе Фиданның әтисе Илсур Гизамовныкы. Чөнки Илсур абый үзе дә фронт юлын узган батыр солдат. Махсус хәрби операциядә автомобильнең ничек кирәк икәнлеген бик яхшы аңлый. Авыр фронт шартларында йөк ташу, ярдәм илтү, позицияләр арасында хәрәкәт итү өчен джип форматындагы транспортның бик кирәк булуын аңлап, ул бу эшкә үзенең игелекле кешеләрен, авылдашларын һәм танышларын җәлеп иткән.

Барлык туганнарыма, Актаныш районы Иске Кормаш авылында яшәүче авылдашларыма, авыл җирлеге җитәкчелегенә, Актаныш районы халкына гуманитар ярдәм күрсәтеп торуыгыз өчен зур рәхмәт!

Аерым алганда, "Нива" автомобилен ремонтлауга бүлеп бирелгән акчалата ярдәм өчен "Татнефть-Энергосбыт" ҖЧҖ Азнакай бүлеге җитәкчесе Илдус Сәлаховка, машинаны ремонтлаган әтиле-уллы Глүс һәм Адель Исламовлар гаиләсенә, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга посылкалар тутырган Иске Кормаш авылында яшәүче Рамил, Роза, Хәйдәр, Гөлзадә Ибраһимовларга,  тиз арада гуманитар ярдәмне МХО зонасына илтеп җиткергән Руслан Хановка аеруча зур рәхмәтләребезне әйтәбез!- ди Фидан Гизамов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев