Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

50 малай арасында бердәнбер кыз: Актаныш кызы Ясминә техник иҗат бәйгесендә үзе ясаган автомобилен тәкъдим итте

Актанышта «Киләчәккә адым» фестивале кысаларында гади автомобиль модельләре буенча кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар узды. Биредә мәктәп укучылары үз куллары белән ясалган резина моторлы һәм электр двигательле машиналарын тәкъдим итте. 50 малай арасында бердәнбер кыз бала- Ясминә Гыймадиеваның да иҗаты зур игътибарга лаек.

Бәйгедә катнашучылар арасында бердәнбер кыз бала да бар иде.  Ул- Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Ясминә Гыймадиева.

Ясминә өч тәгәрмәчле резина моторлы машина тәкъдим иткән.

— Мин автомобильләр ясарга бик яратам. Кызлар бу юнәлешкә игътибар итмәсә дә, мин техник иҗат белән шөгыльләнергә телим, — ди Ясминә.

Ул беренче сыйныфтан ук кул эшләре, техник иҗат белән кызыксына, ә машинасын укытучысы Алмаз Рахманов ярдәме белән ясаган. Ясминә үз моделенең ераклыкка бара алуына ышана.

Әтәс мәктәбе укучысы Рамзан Салихов әлеге бәйгедә актив катнашучыларның берсе. Ул үзенең машинасын укытучысы Айдар Хәбибуллин белән берлектә ясаган.

— Мин резина моторлы машина ясадым. Резинаны ычкындырып җибәрәсең дә, машина китеп бара. Минем моделем ераклыкка исәпләнгән, — дип сөйләде Рамзан.

Яшь конструктор машинасын кул астындагы материаллардан җыйган: уенчыктан алынган тәгәрмәчләр, гади детальләр һәм резина кулланылган. Рамзан техник иҗат белән генә түгел, ат спорты белән дә кызыксына — ул ярышларда катнаша һәм киләчәктә дә төрле яңалыклар уйлап табарга тели. Якын арада бау урыйторган җиһаз ясамакчы. Яшь уйлап табучы дустыбызга уңышлар телибез!

 

Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Самат Габдрәшитов исә электр двигательле машина белән катнаша.

— Мин электромоторлы машина ясадым. Аны бер атна дәвамында әзерләдек. Моторын иске уенчыклардан алдык, корпусын агачтан ясадык, — дип аңлатты ул.

Саматның моделе төгәллеккә исәпләнгән, ягъни ул билгеле бер юнәлеш буенча туры хәрәкәт итәргә тиеш. Бу аның беренче тапкыр катнашуы булса да, ул инде киләчәктә пульт белән идарә ителә торган машина ясарга хыяллана.

Ярышлар яшьләрдә техник иҗатка кызыксыну уята, аларның уйлап табу сәләтен үстерә. Мондый чаралар — киләчәктә инженерлар, конструкторлар һәм техник белгечләр тәрбияләүдә мөһим адым булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев