2 октябрьдә Россиядә Урта һөнәри белем бирү көне билгеләп үтелә. Бу көн эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, урта һөнәри белем бирү системасында хезмәт куючыларга һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерүче студентларга хөрмәт күрсәтүгә багышлана.
Тарихы 1975 елдан башлана
Актаныш районында да урта һөнәри белем бирүнең үз тарихы һәм традицияләре бар. Бүген район яшьләренә кирәкле һөнәрләр үзләштерергә мөмкинлек бирүче уку йортларының берсе — Актаныш технология техникумы.
Техникумга 1975 елда Карабаш СПТУ-40 базасында нигез салына. Татарстан Республикасы Халык мәгарифе министрлыгының 1975 елның 13 маендагы 285нче номерлы боерыгы нигезендә ул 12нче һөнәри-техник училище буларак оештырыла.
Уку йортының исемнәре дә үзгәрә
1977 елның 11 апреленнән уку йорты Актаныш ССПТУ-12 итеп үзгәртелә. 1983 елдан ул СПТУ-80 дип атала.
1994 елда уку йорты Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә Актаныш районының 80нче һөнәри училищесы итеп үзгәртелә. 2007 елдан ул дәүләт башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе буларак эшли.
2013 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 80нче һөнәри лицей базасында «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном урта һөнәри белем бирү учреждениесе булдырыла.
2014 елда уку йортының исеме яңадан үзгәртелеп, бүгенге «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе статусын ала.
Хезмәт базарына кирәкле белгечләр әзерләнә
Бүген техникумда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечләр әзерләнә. Студентлар квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү программалары, шулай ук урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча белем ала.
Теориядән — практикага
Белем алу белән беррәттән, студентлар өчен практик күнекмәләргә дә зур игътибар бирелә. Алар район һәм республикадагы заманча предприятиеләрдә практика үтә, һөнәри осталык бәйгеләрендә һәм демонстрацион имтиханнарда катнаша.
Мондый мөмкинлекләр яшьләргә сайлаган һөнәрләрен тирәнтен үзләштерергә, үз көчләрен сынап карарга һәм хезмәт базарына әзерлекле белгеч булып чыгарга ярдәм итә.
Һөнәр сайлау — киләчәккә адым
Урта һөнәри белем бирү — һөнәр үзләштерү генә түгел, ә мөстәкыйль тормышка беренче адым, үз урыныңны табу һәм җәмгыять өчен кирәкле белгеч булу мөмкинлеге дә.
Урта һөнәри белем бирү көне белән барлык педагогларны, остазларны, студентларны һәм әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны котлыйбыз! Һәр яшь кешегә үз һөнәрен табып, хезмәте белән уңышларга ирешергә язсын!
Нет комментариев