Актанышның 2 нче мәктәбендә район Әтиләр Советының бу уку елында беренче киңәшмәсе уза
Бүген Актанышның 2 нче мәктәбендә район Әтиләр советының быелгы уку елында беренче киңәшмәсе узды. Очрашуда район мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, Әтиләр советы җитәкчеләре, шулай ук балалар бакчалары мөдирләре катнаша.
Семинар мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә башланды: Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Тантаналы ачылыштан соң мәктәп директоры Рәйхан Галимьянова әлеге эшлекле очрашуның максаты- гаилә кыйммәтләрендәге иң әһәмиятле урын алып торган әтиләрне зурлау дип билгеләп үтте.
Әти бала белән вакытын үткәрә икән, бүген иң мөһиме- әнә шул, – диде Рәйхан Фелүс кызы.
Мәктәпнең Әтиләр Советы нинди эшләр башкара, киләчәккә нинди планнар бар- барысы да бүгенге киңәшмәдә ачык күрсәтелде.
Киңәшмә тәҗрибә уртаклашу, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм ата-аналар берләшмәләре арасында тәрбия һәм хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
Бу хакта алдагы язмаларыбызда таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев