Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Актанышта балалар иҗат итә, аларга юл күрсәтүче укытучылар бар

Актанышка «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен котларга Татарстан Республикасының «Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесеннән методист, техник юнәлеш бүлеге мөдире Алина Макарова килде.

Алина Ринатовна фестиваль белән якыннан танышып, укучыларның, студентларның эшләрен карап чыкты һәм үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:

— Мин, чыннан да, техник иҗатның шундый яхшы темплар белән үсүенә бик шатмын. Безнең өчен Актаныш районы аеруча әһәмиятле. Чөнки нәкъ менә шушы районда техник иҗат үсешенә башлангыч салынды: муниципаль районнарга бирелгән грантлар да шуннан старт алды.

Бирегә килеп, барысын да үз күзләрем белән күрү — зур шатлык. Һәр эш, һәр экспонат үзенчә әһәмиятле, мәгънәле. Карап туеп булмый — барысы да бик матур, уйлап эшләнгән. Республика этабында да катнашкан эшләрне күрү аеруча сөендерә.

Иң мөһиме — балалар иҗат итә, ә аларга юл күрсәтүче укытучылар бар. Моннан тыш, җитәкчелекнең дә бу юнәлешне хуплавы бик әһәмиятле. Чөнки нәкъ менә шушы факторлар теләсә кайсы балалар иҗатының нигезен тәшкил итә.

Шуңа күрә мин биредә булуыма бик шат, барыгызны да ихлас сәламлим, — дип билгеләп үтте ул.

Фестиваль тагын бер кат раслады: Актаныш районында техник иҗатка зур игътибар бирелә, ә яшь буынның сәләтен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев