Актанышта «Ел тәрбиячесе – 2025» конкурсының муниципаль этабы старт алды
Бүген 4 нче «Әтәчкәй» балалар бакчасында республика күләмендә зур абруй яулаган «Ел тәрбиячесе» конкурсының муниципаль туры үз эшен башлап җибәрде. Педагогик осталык бәйгесендә быел 14 тәрбияче катнаша. Шуларның җидесе үзләренең ачык шөгыльләрен бүген тәкъдим итсә, калганнары иртәгә 3 нче «Тылсым» балалар бакчасында чыгыш ясаячак.
Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча ике тәрбияче һәм «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү» номинациясендә бер педагог районыбыз данын яклап зона этабына юл алачак. Әлеге тур гыйнвар ахыры – февраль башында узачак.
Катнашучыларның осталыгын тәҗрибәле белгечләрдән торган жюри бәяли: шөгыль-дәресне район мәгариф бүлеге методистлары һәм бәйсез эксперт — Киров балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гайнанова карый .
Быелгы конкурсның үзенчәлекле ягы – бар игътибар төп фигурага — тәрбияченең һөнәри компетентлыгына юнәлтелә. Юнәлешле белгечләр- логопед, музыка җитәкчесе, физкультура инструкторы башка еллардан аермалы буларак бәйгедә катнашмый.
Экспертлар педагогның инновацион алымнарны үзләштерүенә, балалар белән эшләүдә нәтиҗәлелеккә, шөгыльләрнең эчтәлекле, максатчан төзелешенә аеруча игътибар бирә. Конкурсантлар тәкъдим иткән ачык шөгыльләр — һәрбер тәрбияченең эш стиле, иҗади карашы, үзенчәлекле педагогик йөзен ачык чагылдыра.
Социаль-педагогик юнәлештә ата-аналар белән алып барыла торган агарту эшен тәкъдим итү — бәйгенең өченче, мөһим өлеше. Чөнки бүген тәрбияче һөнәре — баланы да, гаиләне дә берләштерүче миссиясен дә үти.
Тантаналы ачылыш бәйрәмчә рухта үтте. «Әтәчкәй» балалар бакчасы нәниләренең җырлы-биюле композициясе белән үрелгән чыгышлары чарага аерым җылылык өстәде.
Район мәгариф бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Динара Исламова конкурста катнашучыларга илһам, иҗади ачышлар һәм зур уңышлар теләде.
Актанышның педагоглары бердәм, көчле, эзләнүчән — һәм бу бәйге ел саен моны янә дә раслап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев