Актанышта “Киләчәккә адым” фестиваленә йомгак ясалды
744
0
Бүген Актанышта зур һәм әһәмиятле чара – Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында “Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы узды. Фестиваль Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае фойесында укучыларның, студентларның, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең техник иҗат эшләре күргәзмәсе белән ачылды.
2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Татарстанда исә бу ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай елы буларак билгеләп үтелә. Һәр үткәрелгән чара, башкарылган эшләребез, уртак тырышлыкларыбыз әлеге әһәмиятле вакыйгаларның ачык дәлиле булып тора.
“Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестивале дә нәкъ шушы максатларны күздә тотып оештырыла. 2021 елда старт алган әлеге проект укучыларның иҗади активлыгын арттыруга, проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән. Фестиваль фән, техника һәм инновацияләр белән кызыксынучы, белемгә омтылучы, яңа ачышларга битараф булмаган үсмерләрне берләштерә.
Быелгы фестиваль кысаларында “21 нче гасыр кулибиннары” Бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабы, “Иң гади автомодель ярышлары”, “Балта эше” һәм “Тегү эше” компетенцияләре буенча “Мин – оста!” район бәйгеләре уздырылды.
Шулай ук укучылар арасында “Һөнәри дебют”, ә Актаныш технология техникумы студентлары өчен “Үз һөнәренең остасы” бәйгеләре үткәрелде. Әлеге чаралар районыбызда яшь һөнәр ияләрен ачыкларга, аларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.
Халкыбызның әдәби мирасына багышланган “Әдәби геройлар – сынлы композицияләрдә” бәйгесе, “Авыл хезмәтчәннәре” рәсем бәйгесе дә укучыларга иҗади мөмкинлекләрен киңрәк ачарга шартлар тудырды.
Бүгенге тантана – әлеге бәйгеләрдә актив катнашкан, зур тырышлык куеп югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны һәм аларның остазларын хөрмәтләү көне. “Киләчәккә адым” фестивале яшь буынның мөмкинлекләрен ачуга, аларны илебезнең лаеклы киләчәге итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев