Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Актанышта «Киләчәккә адым» фестивале башланды

Бүген район күләмендә «Киләчәккә адым» фестивале башланып китте. Ул апрель ае дәвамында узачак һәм яшьләрне һөнәри юнәлешкә җәлеп итү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максатын куя.

Фестиваль кысаларында Актаныш технология техникумы базасында бүген традицион «Профдебют» конкурсы уза. Анда район мәктәпләре укучылары төрле компетенцияләр буенча: «Пешекче эше», «Электромонтер», «Авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү һәм эксплуатацияләү», «Төзелеш эше», «Бухгалтер исәбе», «Ветеринария», «Эретеп ябыштыру»да үз көчләрен сыный.

Конкурс елдан-ел укучылар арасында зур кызыксыну уята. Быел да төрле юнәлешләр буенча дистәләрчә гариза кабул ителгән. Бу исә мәктәп укучыларының һөнәр сайлауга җитди каравын күрсәтә.

Һөнәр – киләчәк нигезе

Чараны ачып, техникум директоры Ландыш Шәмсунова яшь буынга һөнәри юнәлеш бирүнең әһәмиятен ассызыклады. Җәмгыятьнең киләчәге нәкъ менә бүгенге укучылар кулында. Шуңа күрә балаларга кечкенәдән үк хезмәткә, һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим.

Техникум җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, күп кенә студентлар нәкъ менә «Профдебют» конкурсында катнашканнан соң үзләренә ошаган һөнәрне сайлый. Бу проект укучыларга төрле юнәлешләр белән танышырга, үз мөмкинлекләрен сынап карарга зур мөмкинлек бирә.

 

Яңа мөмкинлекләр һәм проектлар

Соңгы елларда мәктәп укучыларын һөнәрле итү юнәлешендә дәүләт дәрәҗәсендә дә зур үзгәрешләр кертелә. Быелдан Россия күләмендә мәктәп укучылары өчен техникумнарда һәм колледжларда һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтүче яңа проект гамәлгә кертелде.

Актаныш районында да бу юнәлештә эш башланды: быел 20 укучы кондитер һәм электрик белгечлекләре буенча укый башлады. Проект укучыларга мәктәпне тәмамлаганда ук кулларында конкрет һөнәр булдыру мөмкинлеге бирә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова үз чыгышында конкурсның мөһимлеген билгеләп үтте: бүгенге чара — укучыларның беренче һөнәри адымнары, киләчәккә таба ясалган ышанычлы адым.

Ул шулай ук Актаныш технология техникумының район өчен әһәмиятен ассызыклап, биредә укучылар өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтте.

Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов исә хезмәт базарындагы ихтыяҗларга тукталды. Бүген районда 200гә якын вакансия бар, аларның күпчелеге квалификацияле белгечләр таләп итә. Шуңа күрә яшьләргә белем алу һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү аеруча мөһим.

«Сез инде җиңүчеләр»

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бүген конкурс мәйданына килгән һәр укучы — инде җиңүче. Чөнки алар үзләрен сынап карарга, һөнәр үзләштерергә адым ясаган.

«Киләчәккә юл» фестивале һәм аның кысаларында узучы «Профдебют» конкурсы яшьләргә үз юлларын табарга ярдәм итә, ә район өчен киләчәк белгечләрне әзерләүдә мөһим роль уйный.

Катнашучылар турында алдагы язмаларда яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев