Бүген, 19 май – Пионерлар көне
Район балалар хәрәкәте буенча бүлек мөдире Дилбәр Муллаянова белән әңгәмә.
– Дилбәр ханым, 19 май – Пионерлар көне. Әлеге дата бүген нинди мәгънәгә ия?
– Әйе, 19 май – безнең өчен үзенчәлекле, җылы хатирәләргә бай бәйрәм. Быел пионер оешмасы төзелүгә 104 ел тулды. Пионер – “беренче” дигән сүз бит ул. Ул чор балалары кыю, максатчан, җәмгыятькә файдалы булырга омтылучылар булып тәрбияләнде. Бүген пионерия тарихта гына калса да, аның традицияләре, рухы безнең күңелләрдә яши.
Яшүсмерләрнең иң төп бәйрәмнәре булган күркәм бәйрәмне бүген дә якты хәтирәләр белән искә алабыз. Пионериягә алмашка килгән, район балалар оешмалаары, 19 май көнен һәр елны да лаеклы каршылый: Тимур командасы хәрәкәтен дәвам итеп, балалар оешмалары каршында оештырылган тимурчылар хәм волонтерлар, яшь армиячеләр отрядарлары тарафыннан ялгыз әби – бабайлар, мохтаҗ кешеләр, өлкәннәр, сугыш ветераннары һәрдим шефлыкка алындылар; макулатура жыеп тапшыру өмәләре уздырыла;армиядәге солдат егетләр белән хат алышулар оештырыла;туган як чишмәләре тәрбиягә алынды. Пионер галстуклы ветераннарыбыз белән очрашу кичәләре , отряд сборлары оештырыла, пионер уеннары һәм җырлары яңартыла. Пионер ветераннарыбызны гөр килеп торган мәктәп еллары: октябрят, пионер, комсомол булган чаклары турында истәлекләр туплана . Аларнын барабаннар кагып , быргы тавышларына тантаналы төстә кушылып пионер җыеннарына керү мизгелләре , кулларына байрак тотып, быргы кычкыртып, «Взвейтесь кострами!» җыры белән залга керүләре , хор белән һәрчак «Без һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре, бер сафка тезелгән галстуклы йөзләгән баланың елмаюлы йөзләре , әле дә матур хатирә булып ветераннарыбызнын күңел түрендә саклана, алар музей почмакларында яктыртыла. Алар ничек онытылсын! Алар ничек хәтердән юылсын! Галстуклы еллар бугендә балаларның күңел түрендә!
– Пионер оешмасы эшчәнлеге туктаганнан соң, бу юнәлеш ничек дәвам итте?
– 1991 елда пионер оешмасы эшчәнлеген туктатты. Әмма аның урыны буш калмады. Бүген район балалар оешмалары шул ук тәрбияви максатларны дәвам итә. Тимурчылар, волонтерлар, яшь армиячеләр отрядлары актив эш алып бара. Алар ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә, экологик акцияләрдә катнаша, солдатлар белән хат алыша, туган якны саклау буенча эшчәнлек алып бара. Балаларның тарихи белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйту, пионерлар оешмасы тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, пионерлар оешмасы символикалары, традицияләре һәм уеннары, аның үткәне белән таныштыру һәм укучыларның потенциаль мөмкинлекләрен ачу максатында, пионериягә алмашка килгән балалар оешмаларында даими рәвештә тантаналы төстә пионер сборлары җыйнала. Әлеге чараларда еллык башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясала, активлар билгеләп узыла, алдагы эшчәнеккә йөклмәләр билгеләнә.
– Хәзерге балалар өчен бу бәйрәм ничек үткәрелә?
– Без ел саен 19 майны истәлекле итеп билгеләп үтәбез. Пионер ветераннары белән очрашулар, отряд җыеннары, уеннар, җырлар – барысы да яңартыла. Балалар өчен бу – тарих белән танышу, үткән буын тәҗрибәсен аңлау мөмкинлеге. Галстуклы еллар бүген дә аларның күңеленә якын.
– Район балалар оешмаларының бүгенге эшчәнлеге турында сөйләп үтсәгез иде.
–Актаныш районы иҗтимагый балалар оешмалары хәрәкәтендә барлыгы 2616 бала катнаша. Шулардан 742се – кече яшьтәге, 1760ы – урта яшьтәге, 174е – өлкән яшьтәге балалар.
Районда 23 белем бирү учреждениесе каршында оештырылган иҗтимагый балалар оешмалары эшчәнлегенә 26 югары белемле педагог-оештыручы җитәкчелек итә.
Балалар оешмалары эшчәнлегенең төп максаты – үсеп килүче яшь буынны Россия җәмгыяте кыйммәтләренә нигезләнеп тәрбияләү, аларның шәхес буларак формалашуына юнәлтелгән дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.
Яшь үзенчәлекләре, кызыксынулары һәм мавыгулары исәпкә алынып, һәр балага иҗтимагый тормышта актив катнашу мөмкинлеге тудырыла.
Эшчәнлек түбәндәге юнәлешләр буенча оештырыла:
1. “Гражданлык активлыгы” юнәлеше:
“Яшь экологлар”, “Тимурчылар”, “Музей советлары”, “Эзтабар” төркемнәре, “Варислар” һәм “Әйдәманнар” отрядлары.
2. “Хәрби-патриотик” юнәлеш:
“Яшь хокук саклаучылар”, “Яшь коткаручылар”, “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары”, “Яшь Юнармияче” отрядлары.
3. “Медиа һәм хәбәрдарлык” юнәлеше:
“Элемтә челтәре”, “Яшь журналистлар” берләшмәләре, шулай ук социаль челтәрләрдәге (ВКонтакте, хештеглар һ.б.) төркемнәр.
4. “Шәхси үсеш” юнәлеше:
“Физкультура һәм спорт”, “Сәламәтлек”, “Һөнәр сайлау”, “Иҗат”, “Сәнгать” отрядлары.
Әлеге юнәлешләр буенча эшчәнлек балалар оешмаларының үзидарә советлары җитәкчелегендә, планлы рәвештә алып барыла.
– Бу уку елында нинди уңышларны билгеләп үтәр идегез?
–Агымдагы уку елында иҗтимагый балалар оешмалары хәрәкәте эшчәнлеге кысаларында күләмле тәрбияви чаралар оештырылды һәм нәтиҗәле уздырылды.
“Гражданлык активлыгы” юнәлеше буенча район иҗтимагый балалар оешмаларында пионерлар хәрәкәтенә алмашка килгән район Варислар берлегенә кече һәм урта яшьтәге балалар актив җәлеп ителде.
Тәрбия эше Татарстан Варислар берлеге программалары – “Эзтабар юлдашы”, “Мирас юлы”, “Галстуклы ил” кысаларында оештырылды. Әлеге программаларның эчтәлеген тормышка ашыруда өлкән яшьтәге балалар, ягъни отряд әйдәманнары да актив катнашты һәм үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәттеләр.
Әйдәманнарны ачыклау, активлаштыру, камилләштерү һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан ел саен “Шәп әйдәман!” республика бәйгесе уздырыла. Безнең әйдәманнар үз эшчәнлекләрендә сынатмыйлар, район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, Актанышның 1 нче санлы, Рим Мостафин исемендәге мәктәбенең балалар оешмасы әйдәманы Әхмәдишин Ранил район һәм зона этапларында җиңүләр яулап, бәйгенең республика финалына узды.
“Яшь экологлар” берләшмәләрендә шөгыльләнүче балаларга экологик проблемаларга карата үз мөнәсәбәтләрен белдерү, социаль реклама үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге тудыру максатыннан “Шәһәр – балачак яклавында” исемле республика бәйгесе уздырылды. 7–18 яшьлек балалар арасында үткәрелгән әлеге бәйге фотография-плакат, экологик видеоролик, экологик эссе, компьютер рәсеме-плакат, ташландык материаллардан эшләнмәләр номинацияләрен үз эченә алды.
Район этабы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, “Экологик эссе” номинациясендә үз төркемнәрендә “Дуслык” (Байсар) һәм Ю.Гагарин исемендәге (Сәфәр) мәктәпләре – 1 урын; “Дуслык” (Яхшый) һәм М.Җәлил исемендәге (Киров) мәктәпләре – 2 урын яуладылар.
“Ташландык материаллардан эшләнмәләр” номинациясендә “Тәкыя” (Богады), Ф.Насыйров исемендәге (Ямалы), М.Аруанов исемендәге (Меңнәр), “Гөлбакча” (Әлем), М.Җәлил (Киров), “Ак каен” (Әтәс), Ю.Гагарин (Сәфәр) мәктәпләре – 1 урын; “Тәкыя” (Богады), М.Җәлил (Киров), “Дуслык” (Яхшый) – 2 урын; М.Җәлил (Киров), “Дуслык” (Яхшый) мәктәпләре – 3 урынга лаек булдылар.
“Экологик видеоролик” номинациясендә “Ак каен” (Әтәс), М.Җәлил (Киров), Ю.Гагарин (Сәфәр) мәктәпләре – 1 урын, ә М.Җәлил (Киров) мәктәбе – 2 урын алды. “Фотография-плакат” номинациясендә М.Җәлил (Киров) мәктәбе балалар оешмасы 2 һәм 3 урыннарга иреште.
Район этабында җиңү яулаган иҗат эшләре республика этабына юлланды. 2026 елның 16 мартындагы №94 приказ нигезендә “Дуслык” (Яхшый) мәктәбеннән Сибатова Фирюза – I дәрәҗә, Хәбирова Адилә – III дәрәҗә; М.Җәлил исемендәге (Киров) мәктәптән Мирхайдарова Айсылу – II дәрәҗә диплом; Ю.Гагарин исемендәге (Сәфәр) мәктәптән Овезмедова Назлыгөл – III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
– Тимурчылар һәм иҗат берләшмәләре эшчәнлегендә балаларда өлкән буынга хөрмәт һәм актив гражданлык-патриотик позиция формалаштыруга нинди чаралар һәм бәйгеләр ярдәм итә?
Өлкән буынга хөрмәт һәм рәхмәт тәрбияләү, балаларны иҗтимагый әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итү, аларда актив гражданлык-патриотик позиция формалаштыру максатыннан агымдагы уку елында “Яшь тимурчылар” отрядлары арасында максатчан эш алып барылды.
Әлеге юнәлештә “Тимурчыларның игелекле эшләре” исемле бәйге кысаларында иң яхшы отряд эшчәнлеген чагылдырган видеороликлар, шулай ук “Яхшы гамәлләр кейсы” – отрядларның эш тәҗрибәсен тәкъдим иткән презентацияләр әзерләнде. Бәйге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Аккуз, Иске Комаш, Әтәс, Меңнәр, Сәфәр, Гимназия, Пучы, Актаныш 1 нче санлы мәктәпләренең тимурчылар отрядларында эшчәнлек югары дәрәҗәдә оештырылган.
“Шәхси үсеш” юнәлешле эшчәнлек кысаларында сәнгать һәм мәдәниятне саклау, үстерү, шулай ук Яңа ел традицияләренә кызыксыну уяту максатыннан “Иҗат” берләшмәләре арасында республикакүләм “Яңа ел әкиятләре” бәйгесенең район этабы уздырылды. 8–18 яшьлек балалар катнашкан әлеге бәйгедә декоратив-гамәли сәнгать һәм шигърият юнәлешләрендә иҗади эшләр тәкъдим ителде.
Район этабында “Тәкыя” (Богады), Фәрит Нәсыйров исемендәге (Ямалы), “Дуслык” (Гимназия, Яхшый, Теләкәй), Юрий Гагарин исемендәге (Сәфәр) мәктәпләренең балалар оешмалары призлы урыннар яуладылар һәм аларның иҗат эшләре республика этабына юлланды.
Республика этабы нәтиҗәләре буенча (25.12.2025 ел, №380 приказ): Богады мәктәбе (җитәкчесе Әхмәдуллина М.М.) – ике I урын, Гимназия (җитәкчесе Әгълямова Г.) – I урын, Куян балалар бакчасы (җитәкчесе Нуруллин Р.Ф.) – I урын яуладылар. Шулай ук “Иҗади караш” номинациясендә Куян балалар бакчасы, Ямалы, Сәфәр, Яхшый мәктәпләре балалар оешмалары грамота белән бүләкләнделәр.
-“Кар барсы” һәм “Хайваннар дөньясы балалар күзлегеннән” бәйгеләре кысаларында балаларны экологик проблемаларга җәлеп итү һәм иҗади сәләтләрен үстерү ничек оештырыла?
– Кар барсы образын сәнгати аңлау, визуаль сәнгать һәм декоратив-гамәли иҗат аша бу сирәк төрне саклау проблемасына балаларның игътибарын җәлеп итү максатыннан рәсем, кул эшләре һәм постерлар буенча республикакүләм “Кар барсы” бәйгесе уздырылды. Бәйге кысаларында төп игътибар төбәкнең милли символикасында һәм традицияләрендә кар барсының әһәмиятен ачуга, шулай ук Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни символы буларак аның ролен күрсәтүгә юнәлтелде.
Бәйгегә 8–18 яшьлек балалар актив җәлеп ителде, алар идеяләрен тасвирламалар белән тулыландырылган иҗади кул эшләре аша чагылдырдылар. Әлеге чарада Гимназия (2,3 урыннар), Киров (1,2 урыннар), Күҗәкә (1,2 урыннар), Татар-Суыксуы (2,3 урыннар), Пучы (1 урын) мәктәп балалар оешмалары актив катнашты. Аларның иҗат эшләре башта район этабында бәяләнде, аннары республика этабына юлланды.
Барлык иҗади эшләргә “Снежный барс” биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге директоры тарафыннан “катнашучы сертификатлары” тапшырылды.
Хайваннар дөньясын сәнгатьчә кабул итү аша балаларда иҗади сәләтләрне, табигый фәннәргә кызыксынуны үстерү максатыннан “Хайваннар дөньясы балалар күзлегеннән. Haliotis” исемле республика бәйгесе дә уздырылды. 12–17 яшьлек балалар катнашкан әлеге бәйгенең район этабы “Экзотик хайваннар”, “Россия хайваннары”, “Минем йортта яратканым” номинацияләрендә иҗади эшләрне үз эченә алды.
Район этабы нәтиҗәләре буенча Меңнәр, Татар-Суыксуы, Чуракай, Такталачык мәктәп балалар оешмалары – 1 нче урын; Киров, Татар-Суыксуы, Меңнәр, Теләкәй – 2 нче урын; Киров, Теләкәй – 3 нче урынга лаек булдылар.
ӨБ ДБУ “РКТҮ”нең 16.03.2026 ел №94 приказы нигезендә республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. “Таң” балалар оешмасыннан Булатова Аминә (Такталачык) – 2 нче урын; “Миләш” балалар оешмасыннан Рәшитова Динара, Мингазова Ралия (Чуракай) – 3 нче урын; Баян Дәүләтов исемендәге (Татар-Суыксуы) Гыйлаҗева Алсу – 3 нче урын белән бүләкләнделәр.
Район этабында җиңү яулаган иҗат эшләре республика этабына юлланды. Шул ук приказ нигезендә: “Дуслык” (Яхшый) – Сибатова Фирүзә I дәрәҗә, Хәбирова Адилә III дәрәҗә; М.Җәлил (Киров) – Мирхәйдәрова Айсылу II дәрәҗә диплом; Ю.Гагарин (Сәфәр) – Овезмедова Назлыгөл III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
- “Балачак планетасы” фестивале һәм “Яшь Юнармияче” отрядлары арасында уздырылган бәйге кысаларында балаларның иҗади һәм патриотик үсеше нинди юнәлешләрдә чагылыш тапты?
-“Балачак планетасы” фестивале кысаларында балаларның авторлык мультипликациясе юнәлешен үстерү, педагогик технологияләрне камилләштерү һәм бу иҗат төрен популярлаштыру максат итеп куелды. Әлеге чара талантлы укучыларны гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдырган анимацион фильмнар иҗат итүгә актив җәлеп итүгә юнәлтелде.
Фестиваль кысаларында “Минем ил тарихы”, “Ачыктан-ачык ышанмаслык”, “Әкият – ялган. Анда киная...” номинацияләрендә иҗтимагый балалар оешмалары үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Проект эшчәнлегенә педагоглар һәм ата-аналар да актив тартылды, бу исә иҗат процессын тагын да баетты.
“Хәрби-патриотик” юнәлештә Россиянең тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә нигезләнеп балаларда патриотик хисләр һәм гражданлык аңын формалаштыру, Ватанга карата горурлык тәрбияләү максаты куелды. Шушы юнәлештә “Яшь Юнармияче” отрядлары арасында Бөтенроссия бәйгесе уздырылды. Анда Пучы, Гимназия-интернат, Такталачык, Теләкәй һәм Актаныш 1 нче санлы мәктәп балалар оешмалары отрядлары актив катнашты.
Катнашучыларның эшләре яшь үзенчәлекләре буенча (12–14 һәм 15–18 яшь төркемнәре) һәм төрле номинацияләрдә: эзләнү эшләре, региональ һәм муниципаль символика, проза һәм поэзия жанрларында бәяләнде. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән эшләр призлы урыннарга лаек булды һәм республика этабында катнашу хокукын алды.
ТР “Класстан тыш эшләр һәм өстәмә белем бирү үзәге” нең 358 номерлы (11.12.2025 ел) приказы нигезендә республика этабында “Әдәби иҗат (проза)” номинациясендә “Ялкын” (Гимназия) балалар оешмасыннан Сафина Мәликә – I урын, ә Актаныш №1 мәктәбе Рим Мустафин исемендәге балалар оешмасыннан Салахова Лилиана II урын яулады.
Шулай ук Киров мәктәбе “Яшь юнармияче” отряды Россия һәм Татарстан дәүләт символикасын иң яхшы белүчеләр исеменә лаек булды, ә Пучы, Гимназия һәм Такталачык мәктәпләре отрядлары хәрби-патриотик җырларны оста башкаручылар буларак билгеләп үтелде.
-“Әйдә, дус булыйк юл!” фестивале һәм “Ата-аналар куркынычсызлык өчен” бәйгесе кысаларында балалар һәм ата-аналарның юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлтелгән эшчәнлек нинди нәтиҗәләргә китерде?
-Балалар оешмаларының “ЮИД” отрядлары хәрәкәтен системалы һәм эзлекле үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча социаль агарту эшчәнлеген активлаштыру максатында “Әйдә, дус булыйк юл!” исемле куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау буенча балалар агитбригадалары фестивале узды.
Агитбригадалар 10–14 яшьлек балалардан формалаштырылды, ә чыгышлар “Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергә” темасы буенча бердәм программа форматында тәкъдим ителде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Актаныш 1 нче санлы һәм Пучы мәктәбе балалар оешмасы отрядлары – I урын, Әтәс мәктәбе балалар оешмасы отряды – II урын, Гимназия-интернат балалар оешмасы отряды – III урын, Татар Суыксуы мәктәбе балалар оешмасы отряды IV урын алды. Пучы һәм Актаныш мәктәпләре отрядларының агитбригада чыгышлары республика этабына юлланды.
Ата-аналар җәмәгатьчелеге арасында да юл-транспорт иминлеген ныгыту юнәлешендә эш алып барылды. Балаларның юл-транспортта имгәнүләрен киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен тематик уен мәйданчыкларын төзекләндерү идеясен гамәлгә ашыру максатында “Ата-аналар куркынычсызлык өчен” исемле республика бәйгесенең район этабы үткәрелде. Анда кече яшьтәге балалар һәм ата-аналар актив катнашты.
Бәйге кысаларында уен проектлары әзерләү, тематик видеороликлар төшерү һәм уен мәйданчыклары өчен проект-презентацияләр тәкъдим итү эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә 2 нче санлы Актаныш һәм Пучы мәктәбе балалар оешмасы отрядлары – I урын, Гимназия-интернат отряды – II урын, Киров һәм Такталачык мәктәбе отрядлары III урынга лаек булды. Иске Кормаш, Чуракай, Теләкәй, Күҗәкә, Әлем мәктәпләре “ЮИД” отрядлары “Иҗади караш” номинациясендә билгеләп үтелде.
Район балалар оешмалары шулай ук төрле патриотик чараларда да актив катнаша. Җиңү паркында Форпост отрядлары белән берлектә «Билгесез солдат көне»нә багышланган тантаналы линейка уздырылды. Чарада сугыш кырында хәбәрсез югалган солдатлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, мәңгелек ут янына веноклар куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев