Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Яңа Әлем мәктәбенең яңа бинасына 50 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм узды

Бүген Актаныш районының Яңа Әлем авылында зур һәм истәлекле вакыйга – мәктәпнең яңа бинасы төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан юбилей бәйрәме узды.

Әлеге күркәм бәйрәмдә район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов та катнашып, авыл халкын, укытучыларны, ветераннарны һәм кунакларны ихлас тәбрик итте.

Үзенең чыгышында ул әлеге юбилейның мәктәп тарихы өчен генә түгел, ә бөтен авыл тарихының мөһим бер өлеше булуын билгеләп үтте. «Бу – сезнең авылның елъязмасындагы әһәмиятле сәхифә. 50 ел дәвамында әлеге мәктәптән күп кенә күренекле шәхесләр, галимнәр, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр чыккан. Бүген дә алар республика һәм ил күләмендә билгеле», – диде район башлыгы.

Ленар Зарипов шулай ук соңгы елларда авылда башкарылган эшләргә тукталды. Мәктәптә ремонт эшләре алып барылуын, мәдәният йортының яңартылуын ассызыклап, бу мөмкинлекләр өчен республика җитәкчелегенә, аерым алганда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, шулай ук барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Ул элекке буын вәкилләренең хезмәтен аерым билгеләп үтте. Мәктәп бинасының төзелешендә авыл халкының зур өлеш кертүен искә алып: «Бу биналар – халык хезмәте нәтиҗәсе. Аларны төзегән кешеләрне онытмаска, алардан үрнәк алып яшәргә кирәк», – диде.

Чыгышында ул авылның элек-электән үсештә булуын, спорт өлкәсендәге уңышларын да искә төшерде, Яңа Әлем авылының һәрвакыт бер адым алда булуын билгеләде.

Юбилей уңаеннан район башлыгы барлык авыл халкына изге теләкләрен җиткерде: «Авылыгыз гөрләп торсын, мөмкинлекләрегез тагын да артсын. Балалар көлүе мәктәпләрдә, клубларда тынмасын. Гаиләләрегездә иминлек, саулык-сәламәтлек булсын», – диде ул.

Шулай ук ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга рәхмәт сүзләре җиткереп, аларга исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

Бәйрәм ахырында район башлыгы чараны оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерде.

Яңа Әлем мәктәбенең 50 еллык юбилее авыл халкы өчен чын мәгънәсендә зур вакыйгага әверелде һәм бу көн озак еллар хәтердә сакланырлык якты мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев