Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Яңа тормышка юл башы: Актаныш гуманитар гимназия-интернатында соңгы кыңгырау бәйрәме

Бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты да үзенең канат ныгыткан «кошчыкларын» зур тормыш юлына озатты. Ел да көтеп алынган, шул ук вакытта сагышлы да, дулкынландыргыч та булган соңгы кыңгырау бәйрәме биредә дә аеруча тантаналы рухта узды.

Гимназия, гадәттәгечә, үз укучыларын зурлап, аларга якты өметләр баглап, һәркайсының киләчәген, сайлаячак һөнәрен күз алдында тотып, бәйрәм түренә дәште. Биредә белем алган кызлар һәм егетләр — тырыш, максатчан, тәртипле, рухи яктан бай шәхесләр. Аларны укытучылар һәм ата-аналар изге теләкләр белән үстерде, һәм бүген һәркем аларның бу ышанычны аклавын тели.

Гимназия директоры Венера Хәева чыгарылыш укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Ул укучыларга имин, хәвеф-хәтәрсез җәйге яллар теләде һәм яңа уку елына — 1 сентябрьгә — исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын дигән теләген белдерде.

Үз чыгышында ул болай диде:

«Без сезнең белән мөһим бер баскычка килеп җиттек. Бу — чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп тормышындагы соңгы этабы. Әмма бу — сезнең зур тормышыгызның башы гына. Алда сезне иң матур студент еллары, яңа ачышлар, яңа белемнәр көтә. Тормышка дәрт, ышаныч белән карап, үз юлыгызны табарга язсын».

Венера Хәмәтнәсыйховна шулай ук чыгарылыш укучыларына, аларның кайсы гына уку йортында белем алсалар да, чын профессионаллар булып туган якларына кайтып, республикабыз үсешенә өлеш кертүләрен теләде. Гимназиянең абруен саклап, аның чын патриотлары булып калуларын ассызыклады.

Чыгышында тормышның һәрвакытта да җиңел булмавын искәртеп, укучыларга авырлыкларны горурлык белән, башны югары тотып үтәргә киңәш итте. Шулай ук ата-аналарга һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, гаиләләргә иминлек, саулык-сәламәтлек теләде.

Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать итеп, балаларның иминлеге өчен җаваплылыкның зур булуын искәртте. Җәйге ял чорында аларга игътибарлы булырга, балаларны сакларга чакырды.

 

Бәйрәмдә район башлыгы Ленар Зарипов катнашты, үз чыгышында бу көннең әһәмиятен билгеләп үтте:

undefined

«Соңгы кыңгырау — ул мәктәп белән саубуллашу гына түгел, ә яңа тормышка беренче адым. Алда төрле юллар, төрле сынаулар көтә. Әмма нинди генә хәлләрдә дә кешелекле булып калыгыз, олыларны хөрмәт итегез, сайлаган юлыгызга тугры булыгыз», — диде ул.

Район башлыгы укытучыларга — тәрбия һәм белем бирүдәге зур хезмәтләре өчен, ата-аналарга — сабырлыклары һәм балаларын шушы көнгә кадәр үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук илебезнең тыныч булуын, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләренең берсе — «Ел укучысы» исемен игълан итү булды. Быел бу мәртәбәле исемгә күпсанлы җиңүләре белән танылган Шакирова Лиана лаек дип табылды.undefined

Ул — «Глаголица» әдәби премиясенең Гран-при иясе, татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың 4 ел рәттән абсолют җиңүчесе, 5 ел дәвамында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе, 8 ел рәттән республика йомгаклау олимпиадасы җиңүчесе. Шулай ук ул инглиз теле, рус теле, сайлау хокукы фәннәреннән республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында призер, ә Көнчыгыш һәм Себер халыклары арасында туган тел олимпиадасы җиңүчесе дә булып тора.

«Лиана, сәхнәгә рәхим ит!» дигән сүзләр яңгырагач, зал аны алкышларга күмде. Музыка астында мәйдан уртасына чыккан укучыны тамашачылар аеруча җылы кабул итте.

Венера Хәмәтнәсыйх кызы гимназия укучыларының уңышлары турында зур горурлык хисләре белән сөйләде. Аның сүзләреннән уку йортының системалы эше, укучыларның тырышлыгы һәм укытучыларның фидакарь хезмәте ачык чагылды.

Шулай ук 2025–2026 нчы уку елы нәтиҗәләре турында да җитди анализ ясалды. Ел дәвамында гимназия укучылары республика, регион, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә 155 призлы урын яулады. Бу — 446 укучыга зур күрсәткеч булып тора.

Венера Хәмәтнәсыйх кызы билгеләп үткәнчә, Глаголица кебек әдәби бәйгеләрдә алынган өч Гран-при, олимпиада җиңүләре һәм башка интеллектуаль казанышлар гимназиянең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслый. Ул укучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның һәрберсе — республика өчен зур горурлык булуын ассызыклады.

«Сез кайсы гына уку йортына керсәгез дә, үзегез белән гимназиядә алган белемегезне, тәрбиягезне алып барасыз. Сез — инде бүген үк республика күләмендә танылган шәхесләр. Беркайчан да туктап калмагыз, үсегез, яңалыкка омтылыгыз», — дип билгеләп үтте ул.

Чыгыш ахырында укучыларга уңышлар теләп, аларның киләчәктә дә зур казанышларга ирешүенә ышаныч белдерелде.

Гимназиянең укучылары быел да югары нәтиҗәләр күрсәтте: 446 укучыга 155 олимпиада җиңүе туры килә. Бу — республика, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге казанышлар. Бу саннар гимназиядә белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат раслый.

Соңгы кыңгырау — ул хушлашу гына түгел, ә яңа мөмкинлекләр башы. Бүгенге чыгарылыш укучылары өчен ишекләр киң ачыла. Аларга алга таба да ныклы сәламәтлек, ак юллар, зур уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев