«Киләчәккә адым» фестиваленең әһәмияте нидә?
Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән «Киләчәккә адым» фестиваленең әһәмияте турында сөйләштек.
Раниза Митьяновна сүзләренчә, әлеге фестиваль елдан-ел үзенең әһәмиятен арттыра, укучылар арасында аеруча популярлык казана:
— Бүген без укучыларыбызны төрле проектларга җәлеп итәргә тырышабыз. Районыбызда балалар өчен бик күп бәйгеләр, фестивальләр үткәрелә. Шулар арасында аеруча өч проектны билгеләп үтәр идем. Беренчесе — барыбызга да таныш «Йолдызлык» фестивале. Икенчесе — соңгы елларда киң колач алган театр юнәлеше. Балаларыбыз бу өлкәдә бик актив катнаша, хәтта республика күләмендәге «Сәйяр» бәйгесендә дә җиңүләр яулыйлар.
Өченче мөһим юнәлеш — ел саен апрель аенда узучы «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале. Әлеге фестиваль үз эченә берничә төр бәйгене ала: бишесе — традицион рәвештә ел саен үткәрелә, ә икесе заман таләпләренә туры китереп яңартылып тора. Без аларны Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән темаларга яраклаштырабыз, шулай ук балаларга кызыклы булган рәсем, иҗади эшләр бәйгеләрен дә кертәбез.
Быел фестиваль кысаларында яңалык та кертелде — сыннар (скульптура) бәйгесе. Бу юнәлешне без юкка гына сайламадык. Районыбызда дөньякүләм танылган сынчылар бар, һәм, бәлки, аларның эшен дәвам итүчеләр — шушы сәнгатькә тартылучы балалар да бардыр дигән максаттан чыгып оештырдык. Әлбәттә, быел ул беренче тәҗрибә елы гына булды, төрле эшләр тәкъдим ителде. Алга таба бу юнәлешне тагын да камилләштерергә ниятлибез.
Раниза Шакирова билгеләп үткәнчә, фестивальне ел саен үткәргән саен, оештыручыларда бер үк сорау туа: «Балаларга бу бәйге артык авыр түгелме, кызыксыну кимемиме?» Ләкин быелгы нәтиҗәләр киресен күрсәткән:
— Без быел тагын бер кат инандык: фестиваль балалар арасында аеруча популяр. Алар бик теләп катнашалар, үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карыйлар. Әлеге чараның төп максаты — балаларны хезмәткә өйрәтү, иҗади фикерләүләрен үстерү, һәм, әлбәттә, аларны телефоннардан бераз читләштерү.
Фестиваль чыннан да үз максатына ирешә: ул укучыларны файдалы эшкә җәлеп итә, сәләтләрен ача һәм киләчәккә ышанычлы адым ясарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев