«Киләчәккә адым»: Актанышта яшь конструкторлар үзләре ясаган гади автомобильләрне ярыштыра
Бүген «Иман» спорткомплексында «Киләчәккә адым» фестивале кысаларында техник юнәлештәге «Гади автомобильләр ярышы» уза. Әлеге мавыктыргыч чара һәр балага үзенең иҗади сәләтен ачарга, инженерлык фикерен үстерергә мөмкинлек бирә.
Исеменнән үк күренгәнчә, катнашучылар машиналарны көнкүрештә кулланыла торган гади материаллардан һәм эш коралларыннан ясый. Беренче номинациядә катнашучылар резина моторлы машиналарны мөмкин кадәр ерак арага йөртүдә көч сынаша.
Бәйгенең чираттагы этабында электр моторы белән җиһазландырылган машиналар билгеле бер дистанцияне үтеп, төгәллек күрсәтеп, капкага туп-туры керергә тиеш. Бу исә балалардан техник төгәллек, игътибарлылык һәм осталык таләп итә.
Ярышларда тәкъдим ителгән эшләргә мәртәбәле жюри бәя бирә. Жюри рәисе — Балалар иҗат үзәге педагогы, Татарстанның атказанган укытучысы, татарстанның Халык укытучысы Дилшат Мөхәммәдиев.
Балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева билгеләп үткәнчә, быел бәйгедә район мәктәпләреннән 22 команда катнаша. Дүрт мәктәп кенә читтә калган, калганнары зур активлык күрсәтә, кайберләре хәтта икешәр-өчәр команда белән килгән. Бу укучыларның, укытучыларның елдан-ел активрак булуын, җаваплылык артуын күрсәтә.
Ярышларда катнашучы егетләр — безнең киләчәгебез, илебезнең терәге. Алар бүген гади генә модельләрдән башласа да, киләчәктә зур уңышларга ирешәчәкләренә ышаныч зур. Быел аеруча Чалманарат һәм Пучы мәктәпләре командалары үзләренең көчле әзерлекләре, матур эшләре белән игътибарны җәлеп итте.
Фестиваль «Киләчәккә юл» («Шаг в будущее») исемен юкка гына йөртми. Ул балаларга үсешкә этәргеч бирә, яңа мөмкинлекләр ача. Чаралар берничә көн дәвам итәчәк, һәм һәр көн балаларның иҗади эшләре, кызыклы проектлары белән истә калачак.
Бүгенге ярышларда барлыгы 50 гә якын бала катнаша. Аларга техник ярдәм күрсәтүче остазлар, командаларның ярдәмчеләре дә актив эшли. Катнашучыларның күбесе — 5 нче сыйныф укучылары.
Бу бәйге — балаларның иҗади потенциалын үстерү, техник фикерләү сәләтен арттыру һәм киләчәккә ышаныч тәрбияләүче мөһим мәйданчык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев