Ленар Зарипов чыгарылыш сыйныфы укучыларына: Сезгә карап Актаныш районы турында фикер йөртәчәкләр
Бүген районыбыз мәктәпләрендә иң дулкынландыргыч һәм истәлекле мизгелләрнең берсе — соңгы кыңгырау яңгырый. Бу көн — еллар буе тупланган белем, тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсен символлаштырган, һәркем күңелендә тирән эз калдыра торган бәйрәм. Актанышның икенче санлы мәктәбендә дә әлеге күркәм традиция зур тантана белән билгеләп үтелде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары, ак алъяпкычлар киеп, мәктәп формасы белән саубуллашырга дип, соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелдылар. Аларның күзләрендә — шатлык та, сагыш та, киләчәккә өмет тә. Яшьлек дәрте бөркелеп торган егет-кызларны бәйрәмгә килгән укытучылар, ветеран педагоглар, ата-аналар һәм кунаклар көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Быелгы уку елында мәктәптә 713 укучы белем һәм тәрбия алган. Шуларның 425е Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, якынча 150 укучы җиңүче һәм призёр исеменә лаек була. Бу — зур горурлык һәм укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Мәктәп директоры Рәйхан Галимьянова үз чыгышында бу уңышларны аерым билгеләп үтте:
«Безнең укучыларыбыз республика күләмендә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Быел республикада 13 җиңүче булса, шуларның җидесе — безнең мәктәп укучылары. Киләсе елларда бу сан тагын да артыр дип ышанам. Укучыларны әзерләгән барлык укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм», — диде ул.
Район башлыгы Ленар Зарипов та чыгарылыш укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны ихлас котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Ул үз чыгышында тормыш юлының әле яңа гына башлануын, алда зур мөмкинлекләр һәм сынаулар көтүен ассызыклады:
«Бу соңгы кыңгырау — сезнең тормышыгыздагы яңа баскычка күчү билгесе. Алда имтиханнар, һөнәр сайлау, мөстәкыйль тормыш көтә. Әмма кайда гына булсагыз да, сез Актаныш егетләре һәм кызлары икәнегезне онытмагыз. Сезгә карап безнең район турында фикер йөртәчәкләр», — диде ул.
Шулай ук ул укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшь буынга тыныч, имин киләчәк теләде.
Бәйрәм барышында укучыларның казанышлары хөрмәтләп билгеләп үтелде. «Татар егете» конкурсында уңыш казанган өченче сыйныф укучысы Низамов Әмирханга диплом тапшырылды. Бөтенроссия фән олимпиадаларының регион этабы призёрлары — Габдрахманова Ләйсән, Гыймадиева Әминә, Әхәтова Рәмилә, Галиева Сөмбел, Нурлыева Анжелика, Ханипова Милена, Мисбахов Данияр — сәхнәгә чакырылып, алкышларга күмелде.
Моннан тыш, туган телле мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңү яулаган Нурлыева Анжелика һәм Ханипова Милена да аерым хөрмәтләнде. Алар районда абсолют җиңүчеләр булып танылды.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — «Ел укучысы» исемен игълан итү булды. Бу мәртәбәле исемгә Габдрахманова Ләйсән лаек дип табылды.
Бәйрәм кысаларында «Лачын» спорт мәктәбе вәкилләре спорт өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларны бүләкләде, ә Балалар иҗат үзәге мәдәни тормышта актив катнашкан яшьләрне, шул исәптән «Лачын» вокал ансамбле егетләрен хөрмәтләде.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Нәфис Сәлимгәрәев тә балаларга изге теләкләрен җиткереп, аларның киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен теләде.
Соңгы кыңгырау — ул саубуллашу гына түгел, ә яңа тормышка ишек ачу. Бүгенге чыгарылыш укучылары өчен бу көн — балачак белән хушлашу, әмма шул ук вакытта зур өметләр, хыяллар һәм мөмкинлекләр башлангычы да. Аларга алга таба да туры юллар, ныклы сәламәтлек һәм зур уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев