Тәрбиячеләр- фантазиягә бай, балалар күңеленә юл таба белүче кешеләр!
Россия Федерациясендә игълан ителгән Мәктәпкәчә белем бирү елына багышлап «Яшьлек» яшьләр үзәгендә зур бәйрәм узды. Очрашуда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашып, хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Дилбәр Миркасыйм кызы балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, пешекчеләр, чисталык саклаучылар һәм хуҗалык мөдирләренең нәниләргә белем һәм тәрбия бирүдәге фидакарь хезмәтләренә югары бәя бирде.
Ул үз чыгышында мәктәпкәчә белем бирү системасының бала тормышында аеруча мөһим этап булуын ассызыклады. “Бала, әти-әнисе куеныннан чыгып, зур тормышка тәүге адымнарын нәкъ менә сезнең янда ясый. Аның тормышка яраклашу чоры – иң җаваплы вакытларның берсе. Ничек итеп без бүген аны җәмгыятькә ияләштерәбез, киләчәктәге юлы да күпмедер дәрәҗәдә шуңа бәйле,” – диде ул.
Чыгышында ул балалар бакчаларында эшләүчеләрнең иҗади, хыялый булуына да игътибар итте. “Сез – чын мәгънәсендә фантазиягә бай, балалар күңеленә юл таба белүче кешеләр. Бүгенге көн балалары сезнең кулда, шуңа күрә сезнең хезмәт бәяләп бетергесез,” – дип билгеләде ул.
Дилбәр Миркасыйм кызы дәүләт тарафыннан мәктәпкәчә белем бирүгә зур игътибар бирелүен дә ассызыклады. Бүгенге көндә һәр балага балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге тудырылуын, анда балаларга тәрбия генә түгел, ә укырга һәм язарга да өйрәтүләрен искәртте.
Ул шулай ук һәр баланың үзенчәлекле булуын, аның холкы, гаиләсе төрле булуын билгеләп үтте. “Кайчакта сез бала өчен әти-әнисен дә алыштырасыз, аңа гаиләдә җитмәгән җылылыкны бирәсез. Шуның белән сез бала күңелендә якын кеше – апа, остаз буларак калачаксыз. Хәтта киләчәктә һөнәр сайлаганда да, сезнең үрнәк йогынты ясарга мөмкин,” – диде ул.
Балалар иминлеге, дөрес туклану һәм чисталык мәсьәләләренә дә аерым тукталды. Пешекчеләрнең, медицина хезмәткәрләренең, техник персоналның ролен югары бәяләп: “Бүген без хәтта иң кечкенә сабыйларны да бакчаларга ышанып тапшырабыз. Аларның һәр адымы, һәр сәгате сезнең карамакта. Бу – зур җаваплылык,” – дип ассызыклады.
Балалар бакчалары җитәкчеләренең хезмәте дә аерым хөрмәткә лаек булуын билгеләп, коллектив белән эшләүнең, һәр хезмәткәр күңеленә юл табуның җиңел булмавын әйтте.
Дилбәр Миркасыйм кызы райондагы барлык чараларның балалар бакчалары белән тыгыз бәйләнештә үтүен дә искәртте: “Концертлар, бәйрәмнәр, Сабантуйлар, төрле конкурслар – барысы да сезнең катнаштан башка узмый. Сез – район тормышының актив катнашучылары,” – диде ул.
Чыгышын ул ихлас теләкләр белән тәмамлады: “Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Эшкә сөенеп килергә, сөенеп кайтырга язсын. Илләребез имин булсын, ә сез тәрбияләгән балалар киләчәктә сезгә рәхмәтле булсыннар.”
Үзенең шәхси истәлекләре белән дә уртаклашып, ул беренче тәрбиячеләрен җылы сүзләр белән искә алды һәм бүгенге уңышларының нигезендә нәкъ менә балалар бакчасында алган тәрбия ятуын билгеләп үтте.
Бүләкләнүчеләр исемлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев