Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

«Буыннар хәтере» фотоконкурсы – тарихи ядкарьләрне бергә саклыйк!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Актанышта «Буыннар хәтере» фотоконкурсы старт алды. Әлеге конкурста 7 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Актанышта «Буыннар хәтере» фотоконкурсы старт алды. Әлеге конкурста 7 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

Конкурс фотографияләре арасында-сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, медиклар, волонтерлар һәм Ватанны саклауга өлеш керткәннәрнең портретлары. Һәр эш А3 форматындагы кыса эчендә кабул ителә, фотосурәтнең аннотациясе дә булырга тиеш. Конкурска инде 50 дән артык эш килде. Мәсәлән, әлеге фотода Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз, Яңа Әлем авылыннан Мансуров Мөхәммәтҗан Мансур улы сурәтләнгән.

Мөхәммәтҗан Мансур улы 1942 елның август аенда 17 яшендә Бөек Ватан сугышына алына.

Сталинград өчен барган сугышларда авыр контузияләнә, 3 ай дәвамында Люберцы шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәвалана. Комиссия хезмәткә яраклы дип тапкач, , 277 аерым элемтә ротасында кыска вакытлы курс үтеп радист белгечлеген үзләштереп, Ростов, Воронец һәм Краснодар шәһәрләрен азат итүдә, Белоруссия, Польша өчен барган сугышларда катнаша. Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршылый.
 

Әлеге фотолар 1945 елда Берлин шәһәрендә төшерелгән. Хәзерге вакытта гаиләбез архивында кадерле ядкарь булып саклана,- дип яза истәлекле Бөек Җиңү көнен якынайтып, бар көченә илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташыбызның оныгы, Актанышның беренче саны мәктәбе укучысы Мәрьям Мансурова.
 

Конкурс- иҗади ярыш кына түгел, ә халыкның батырлыгы турындагы хәтерне саклауга зур өлеш кертү ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев