1 ноябрьдә Казанда Актаныш районы Мәдәният көне узачак
Бу мөһим

1 ноябрьдә Казанда Актаныш районы Мәдәният көне узачак

1 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы Мәдәният көне узачак.


 
"Олы юллар сызганнарны - тамырлардан күреп танырлар" исеме астында, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, авыл яшәешен, сулышын чагылдырган күргәзмәләр, Актанышыбызның үрнәк гаиләләре һәм күңелле концерт программасы тәкъдим ителәчәк! 
 
Башкалабызда яшәүчеләрне, барлык якташларыбызны "Әкият” дәүләт курчак театры бинасында  көтеп калабыз!


Нет комментариев