Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Африка корпусына һәм пилотсыз системалар подразделениеләренә контракт буенча хезмәткә чакыру актив бара

Бүген Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында контракт нигезендә хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр төрле хәрби юнәлешләрне сайлый ала. Аерым алганда, республикада Африка корпусына, шулай ук пилотсыз очучы аппаратлар (БПС) подразделениеләренә кандидатлар кабул ителә.

 

 

Актаныш районының хәрби комиссары урынбасары Родислав Авзалов билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашу өчен подразделениеләрне комплектлау эше дәвам итә.

— Хәзер Татарстан аша Африка корпусына кандидатлар кабул ителә. Медицина белгечләрен һәм пилотсыз очучы аппаратлар операторларына вакансияләр ачык. Шул ук вакытта башка хәрби белгечлекләр буенча да кабул итәбез, — дип ул.

Африка корпусына кабул итү

Татарстанда Африка корпусында пилотсыз очучы аппаратлар подразделениесе һәм медицина хезмәте өчен кандидатлар кабул ителә. Бу подразделение Россиядән читтәге бурычларны башкара.

Африка корпусына шулай ук башка хәрби вазифалар өчен дә кандидатлар карала. Моннан тыш, 45 яшькә кадәрге хатын-кызларны аш-су осталары һәм делопроизводительләр итеп кабул итү мөмкинлеге бар, тик аларның тиешле белеме булырга тиеш.

Контракт төзегәндә түбәндәге шартлар карала:

Бер тапкыр бирелә торган түләү — 2,9 миллион сум, шушы суммага муниципалитет өстәмә 150 мең сум түләячәк, димәк барлыгы 3 миллион 50 мең сум тәшкил итә;

Россиядән читтә хезмәт иткән очракта айлык хезмәт хакы — 240 меңнән 310 мең сумга кадәр.

Африка корпусына кандидатлар катгый сайлау үтә. Төп таләпләр:

  • РФ гражданлыгы;
  • наркотик һәм алкоголь белән бәйле проблемалар булмавы;
  • ВИЧ/СПИД һәм гепатит авырулары булмавы;
  • катгый җинаятьләр буенча хөкем ителмәү;
  • чит илгә чыгу рөхсәте булу;
  • ныклы сәламәтлек.

Яшь чикләре: ир-егетләр өчен — 45 яшькә кадәр, командир составы өчен — 55 яшькә кадәр (яхшы физик формада булган очракта искәрмәләр мөмкин).

Африка корпусында медицина хезмәте

Медицина хезмәтендә күп төрле вазифалар каралган. Аерым алганда, медицина шәфкать туташлары һәм төрле тар белгечлек табиблары — офтальмологлардан реаниматологларга кадәр.

Контракт төзү өчен хатын-кызлар да кабул ителә. Яшь таләпләре ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бертигез — 45 яшькә кадәр.

Өстәмә таләпләр:

  • урта махсус яки югары медицина белеме булу;
  • кимендә 1 ел гамәлдә булган аккредитация;
  • хезмәт бурычын Россиядән читтә 6 айдан артык үтәүгә әзерлек.
  • Контракт буенча хезмәт, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны:

  • heroes-tatarstan. ru сайтында,
  • 8 800 222 59 00 телефоны буенча белергә мөмкин.
  • Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына киңкырлы ярдәм күрсәтү системасы эшләп килә. Бүген республикада 3000 гә якын төрле ташлама һәм социаль гарантия каралган.

    Алар арасында 10 миллион сумга кадәр бурычларны гамәлдән чыгару, кредит каникуллары, балаларга бушлай туклану һәм белем алу мөмкинлеге, реабилитация чаралары һәм башка ярдәм төрләре бар. Моннан тыш, республика үз хәрбиләренә гуманитар ярдәм дә күрсәтә — азык-төлек, техника, транспорт һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

    Барлык ярдәм чаралары, өстәмә түләүләр һәм контракт буенча хезмәт турында тулы мәгълүматны heroes-tatarstan. ru сайтында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев