Актаныш йолдызлары
“Созвездие-Йолдызлык-2024” фестивалендә Актанышның яшь сәхнә йолдызлары җиңү яулады.
Гала-концерт Казан шәһәрендә узды. “Ак инеш” бию ансамбле (җитәкчесе – Лилия Фәтхуллина) һәм ”Умырзая” үрнәк вокаль ансамбле (җитәкчесе – Разида Хаҗиева) гала-концертта бик уңышлы чыгыш ясап, һәр икесе дә үз номинацияләрендә I урынга лаек булдылар.
“Ак инеш” бию ансамбленә Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең махсус бүләге тапшырылды.
Фестивальдә 68 мең бала катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев