Актаныш коткаручылары 37 янгын сүндергән, уннан артык юл һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан
Тиздән, 27 декабрь көнне районыбызның коткару хезмәтендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен каршылый.
Коткару эшен районыбыздагы 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре башкара. Профессиональ бәйрәмнәре алдыннан янгын сүндерүчеләр Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашып, аның кулыннан районыбызның мәртәбәле бүләкләрен алдылар. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да бәйрәм бүләге иде.
Ленар Рафак улы коткару хезмәтендә эшләүчеләргә райондашларыбызның гомерен, еллар буена җыйган мал-мөлкәтен янгыннан, башка хәвеф-хәтәрдән саклап калулары өчен рәхмәт белдерде.
- Эш коралларыгызның бары төзеклеген тикшергәндә генә кирәге чыксын. Эшегез куркыныч вакыйгалар белән бәйле. Сезнең исән-сау кайтуыгызны гаиләгез сөенеп каршы алсын. Бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын,- диде ул.
Актаныш районының 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Мияссәр Зарипов, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча янгынга каршы күзәтчелек эшчәнлеге һәм районара профилактик эш бүлегенең өлкән сорау алучысы Марат Арсланов, янгыннан саклау бүлеге командиры Илдар Шәемов, машина йөртүче Рәфис Хаҗиев, янгын ссүндерү машинасы йөртүче Рәдис Гарифуллин район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
Татар Суыксуы авылын янгыннан саклау буенча аерым пост бүлеге башлыгы Айзат Латыйпов, "Эконом"ның ирекле янгын сүндерүчесе Айдар Исламов, "Башак" хуҗалыгы янгын сүндерүчесе Рәмил Закиров район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә "Боз һәм суда уяу булачакмын" республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңгән укучыларга 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Илдар Мирсалих улы узып баручы елның хезмәт нәтиҗләре белән таныштырды, бердәмлектә башкарылган уртак эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте. Чыннан да коллектив бер көч булып тупланмаса, тиз һәм төгәл карар кылып авырлыкларны җиңмәсә, бәйрәмнең дә яме булмас иде. Ә коткаручыларыбыз үз-үзләрен аямыйча, күпме гомерләрне саклап калды.
2023 елда Актаныш районында 37 янгын очрагы теркәлгән. Кызганыч, 4 кеше янгында һәлак була, 1 кеше тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Буазкүл авылындагы янгын уннан артык йортны юк итте. Гадәттән тыш хезмәт вәкилләре уннан артык юл һәлакәте фаҗигаләре булган урынга чакыру алган. Вакытында кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтелә, шулай ук сулыкларда да кешеләрне эзләү- коткару эшләре башкарылган. 2023 елда янгын сүндерү хезмәтенең өч хезмәткәре -Фәрит Лотфуллин, Рафис Хаҗиев, Фирдәвис Ниязов Россия гадәттән тыә хезмәтләре министрлыгы медале белән бүләкләнә. 8 хезмәткәргә кешеләрне коткарган өчен министрлыкның рәхмәте белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев