Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш районы балалар бакчалары тәрбиячеләре мастер-классларда тәҗрибә уртаклашты

Актаныш районында балалар бакчалары тәрбиячеләре мастер-классларда катнашып, үзләренең эштә кулланган нәтиҗәле методикалары һәм яңалыклары белән коллегаларына тәҗрибә уртаклашты.

 

Мастер-классның бер темасы — «Балаларны Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү технологияләре».

Бүген 2 нче «Ромашка» балалар бакчасында дүрт тәрбияче- 3 санлы "Тылсым" балалар бакчасыннан Зафиля Сәрвәрова, 7 нче балалар бакчасыннан Дилбәр Асылова,    5 нче балалар бакчасыннан Лилия Джурабекова, Пучы балалар бакчасыннан Эльфира Таҗиева ю йөрү кагыйдәләре буенча мастер-класс күрсәтте.

Тәрбиячеләр мастер-классларда эш алымнарында уңышлы кулланган материалларны, уен методикаларын, заманча фликерлар ясау ысулларын һәм башка кызыклы практик чараларны коллегалары белән уртаклашты. Бу алымнар балаларның иминлеген тәэмин итүгә һәм аларны кызыклы рәвештә өйрәтүгә ярдәм итә.

Актаныш районы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова мастер-класста катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде, аларны әти-әниләр белән эшчәнлектә кулланырга, яңалыкка омтылырга өндәде һәм тәрбиячеләрнең эшләренең дәвамлы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев