Актаныш районында Корбан бәйрәменә әзерлек максатыннан мөһим киңәшмә узды
Корбан бәйрәме алдыннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермерлар белән мөһим киңәшмә үткәрде. Очрашуның төп максаты — Корбан бәйрәменә әзерлек уңаеннан чалынасы малларга карата таләпләр белән таныштыру иде.
Ленар Зарипов үз чыгышында район территориясенә башка төбәкләрдән хайваннар кертү катгый тыелуын ассызыклады. Әлеге чара йогышлы авырулар таралуны булдырмау һәм эпизоотик иминлекне саклау максатыннан кертелгән.
Киңәшмә барышында бәйрәм алды чорында хайваннарны сату-алуга карата ветеринария-санитар таләпләр җентекләп аңлатылды.
Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов һәм
аның урынбасары Илнар Кадыйров, шулай ук имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин чыгыш ясады.
Фермерларга хайваннарның сәламәтлеген һәм килеп чыгышын раслаучы барлык тиешле документларның булуы мәҗбүри икәнлеге искәртелде. Моннан тыш, тере продукциягә бәяләр формалаштыру мәсьәләсе дә каралды. Бу Корбан бәйрәмен һәркем өчен дә мөмкин кадәр кулай шартларда үткәрүне тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев