Актаныш технология техникумы студентлары Ленин ордены иясе Дөлфирә Каһирова белән очрашты
Актаныш технология техникумы студентлары СССРның иң югары бүләге - Ленин ордены иясе Дөлфирә Каһирова белән очрашты.
Дөлфирә Барый кызы Каһированы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котларга, лаеклы хезмәт юлы хатирәләрен кабат барларга студентларыбыз белән Киров авылына юл тоттык. Җылы сүзе, тәмле чәе белән каршы алды безне Дөлфирә апа. Үткәннәрне янәдән барлыйбыз...
"Иң беренче хезмәт хакымны 4 классны бетергәч, җәй көне эшләгп алдым. Бүгенгедәй хәтерлим, әнигә күлмәклеккә, апайларыйма кирәк-яракка тоткан идем акчаны... Кечкенәдән эшләп үстек без, бер эштән дә курыкмадык. Язмыш шулай язгандыр, укытучы булу теләгем көчле булса да, 7 класстан соң эшли башладым. Әнигә, апайларга ярдәм итәсем килде".
- ЛЕНИН ОРДЕНЫНА ЛАЕК БУЛУЫГЫЗ ХАКЫНДА ДА СӨЙЛӘП ҮТСӘГЕЗ ИДЕ.
"20 яшемдә бүләкләндем. Бу - зур горурлык. Районыбызда андыйлар 35 кенә кеше иде. Гомер буе терлекчелектә хезмәтәт куйдым. Ул вакытта совхоз гөрләп тора иде, маллар күп, эше дә бар, ашы да дигәндәй. Беркайчан да зарланмадык, булсын дип эшләдек... Өшегән аякларны, туң итекләрне малкайлар арасына кереп җебеткән вакытлар да булды... Шокер,хезмәтемнең хөрмәтен тоеп, күреп яшим... "
Дөлфирә апа, гомумән, зарлану белми торган, бик тә укымышлы, иҗади җанлы шәхес. Үткәннәрне бәян иткәндә дә, сүз ара, бөек шагырьләребезнең шигъри юлларын яттан сөйләп узды ул.
20 яшендә СССР дәүләтенең иң югары бүләге Ленин орденына лаек булган, ВДНХ ның алтын һәм көмеш, Ана данының алтын, көмеш медальләре иясе, IX нчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Дөлфирә Барый кызы - яшь буынга үрнәк, киләчәк буынга якты маяк. Аның тормыш һәм хезмәт юлы Гурий Тавлинның "Тәвәккәл таш яра" китабында чагылдырылган. Гомер көзләрендә матур, бәхетле тормыш кичергән мәле бүген лаеклы ветераныбызның. 6 бала анасы, 13 онык, 5 оныкчык әбекәе ул.
Дөлфирә апа һәр җөмләсендә илебезгә тынычлык, бәрәкәт тели. Пакъ күңелле, эшсөяр, лаеклы хезмәт ветераныбызга без дә саулык, бәхетле көзләр телибез. Хезмәтегез алдында баш иябез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев