Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Анатолий Иванов: «Татарстан уңышлары — көчле җитәкчелек нәтиҗәсе»

Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Анатолий Иванов «Нәтиҗә өчен эшлибез!» форумыннан соң «Татарстан уңышлары — көчле җитәкчелек һәм уртак хезмәт нәтиҗәсе», дип белдерде.

— Анатолий Петрович, соңгы биш елда республикабызның шундый зур казанышларга ирешүен нәрсә белән аңлатасыз?

— Республикабызның бүгенге уңышлары, иң беренче чиратта, аның көчле җитәкчелеге белән бәйле дип саныйм. Безгә бу яктан бик тә уңды: сезнең якташыгыз Минтимер Шәймиев республика үсешенә ныклы нигез салды, ә бүген Рөстәм Миңнеханов шул юнәлешне лаеклы дәвам итә.

Мин финансист буларак һәрвакыт саннарга таянам. Мәсәлән, 2010 елда республикабызның тулаем төбәк продукты (ВРП) якынча 1 триллион сум булса, узган ел без аны 6 триллион сум белән тәмамладык. Россиянең 89 субъекты арасында мондый үсеш күрсәткеченә ирешкән төбәкләр бик сирәк.

Икътисад үскән саен, бюджет керемнәре дә арта. Бу исә социаль объектлар төзергә һәм яңартырга, төрле программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, җитештерү тармагы да үсеш ала.

Шуңа күрә һәр районда сәнәгать мәйданчыклары булдыру, яңа эш урыннары ачу бик мөһим. Безгә югары технологияле предприятиеләр, завод-фабрикалар кирәк. Кешеләр лаеклы хезмәт хакы алганда, яшьләрне дә төбәктә калдырып була. Шул ук вакытта торак мәсьәләләрен дә хәл итү зарур.

Бүгенге көндә бу юнәлешләрдә Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда уңышлырак эшли дип әйтә алам. Мин еш кына Россия төбәкләрендә булам, һәм һәрвакыт туган республикама кайтып, аның белән горурланып йөрим: мин икътисады көчле, матур республикада яшим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев