Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

ДАИ инспекторларыннан – лалә чәчәкләре

8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан ДАИ хезмәткәрләре шофер хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итте.

Әлеге матур акция 7 март көнне район хакимияте бинасы каршында оештырылды. Анда  юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең ЮИД отряды әгъзалары да катнашты.

ДАИ инспекторлары руль артында хатын-кызлар булган машиналарны туктатып, балалар белән берлектә бәйрәм белән тәбрик итеп, лалә чәчәге, юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тапшырдылар. Мондый матур тәбрикләүләр һәркем күңеленә дә хуш килде. Чөнки бәйрәм көнне һәр кеше күңеле белән җылы сүз, тәбрикләүләр көтә. Ә көтелмәгән котлаулар күңелне тагын да канатландырып җибәрә, бәйрәмгә ямь өсти. Акция вакытында чәчәкләр кабул иткән гүзәл затлар да шундый хисләр кичерүләрен яшермәделәр. Кулларына чәчәк алуга, йөзләре яктырып китте.

– Руль артында җиденче ел йөрим. Кагыйдәләрне саклап йөрергә тырышам. ДАИ хезмәткәрләре туктаткач, башта куркып калдым. Чөнки алар кулыннан беренче тапкыр чәчәк алам. Күңелгә нык рәхәт булып китте. Эшләрендә уңышлар телим,– диде Гөлназ Гафурова.

– Унҗиде ел инде руль артында йөрим. Барлык
кагыйдәләрне дә саклап
йөрергә тырышам. Юлда ДАИ инспекторлары туктатканы юк иде, дисәм дә була. Менә бүген туктарга кушкач, күңелгә нинди кагыйдәне боздым икән, дигән уй килде. Ә инде аларның чәчәк күтәреп килүләрен күргәч, бөтенләй каушап калдым. Шундый рәхәт булды, – ди Ирина Муллыева.  

– ДАИ инспекторлары шундый чәчәкләр бүләк иткәч, бәйрәм кәефе тагын да күтәрелеп китте. Аларга зур рәхмәт әйтәбез. Сәламәт булсыннар, эшләрендә уңышлар телибез, –  диде Лүзия Сәяпова.

– Ел саен 8 март бәйрәме уңаеннан шофер хатын-кызларны котлау максатыннан махсус акция үткәрәбез. Чөнки руль артында йөрүче гүзәл затлар саны көннән-көн арта. Без аларга имин юллар теләп, чәчәкләр бүләк иттек. Барлык шоферларның да юл йөрү кагыйдәләрен саклап йөрүләрен, юл-транспорт фаҗигаләренә тарымауларын  телибез, – диде районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев.

Руль артында йөрүче хатын-кызларга гына түгел, барлык шоферларга да имин юллар, яшел утлар гына телибез.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев