Форумнан соң РФ Дүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: Актаныш- үсеш юлында!
Актанышта «Нәтиҗә өчен эшлибез!» форумы узды. Ул соңгы биш елда Актаныш районында Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланды. Форум тәмамланганнан соң, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина интервью бирде. Әлфия Гомәровна ирешелгән нәтиҗәләрнең әһәмиятен һәм республика халкының үсешкә керткән өлешен билгеләп үтте.
– Хөрмәтле актанышлылар! Бүген без соңгы биш елдагы эшчәнлеккә йомгак ясыйбыз, һәм нәтиҗәләр безне сөендерә. Авылларыбыз, шәһәрләребез төзекләндерелә. Татарстан Республикасында биш ел эчендә 30 меңгә якын объект төзелде, капиталь төзекләндерелде. Болар – юллар, ишегалларыбыз, яр буйлары яңартыла, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана, клублар, китапханәләр сафка баса.
Кыска гына итеп шуны әйтәсем килә: бу – һәркайсыбызның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Безнең Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә, милләтенә һәм диненә карамастан, бөтен Татарстан халкы берләште. Чөнки безнең теләк бер: без бай, бәхетле, куәтле республикада яшәргә телибез. Мин моның шулай булачагына ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев