Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Гаилә учагы” Минзәләгә күчте

“Россия йөрәге” гаилә учагын актанышлылар Минзәлә районына тапшырдылар.

“Гаилә учагы” капсуласын тапшыру тантанасы 2 май көнне ЗАГСның тантаналар залында узды. Биредә яшьләр белән беррәттән, өлкәннәр дә катнашты.

Актанышта яшәп, алтын туйларын билгеләп үтүче Таһир һәм Вәсилә Әхмәевләр, Югары Яхшый авылында, иңне-иңгә куеп, 60 ел бергә гомер итүче Мөбарәк белән Мария Шәймәрдановлар чакырылган иде. Район башлыгы Ленар Зарипов озын гомер юлын бергә үтүче әлеге тату, үрнәк гаиләләрне юбилейлары белән тәбрикләде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырылды. 

Балалары, элекке хезмәттәшләре дә тәбрикләде. Гаиләләр чәчәкләргә күмелде. ЗАГСның истәлек китабында аларның исемнәре теркәлеп, бу чараның зур мәртәбә икәнен район гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева аңлатып узды. Тантана музыкаль сәламләүләр белән тагын да күңеллерәк, тәэсирлерәк килеп чыкты.

Минзәләдән Фаяз һәм Лилия Галиевләр гаиләсе килгән иде. Алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кечкенә Язилә Минзәлә шәһәре гимназиясенең I сыйныфында белем ала, Язгөл – V, Аяз VIII сыйныфта укый. Өчесе дә – уку алдынгылары, иҗат белән кызыксыналар. Әтиләре Фаяз – төзүче-инженер. Әниләре Лилия – укытучы, филология фәннәре кандидаты. Кавышуларына – 15 ел. 

Яшь гаилә, күңелле чыгышлары белән, Минзәләдән алып килгән сәламнәрне безгә тапшырдылар.

“Гаилә учагы“ капсуласы районыбызда 10 көн торды. Аны Минзәлә күршеләргә тапшыру өчен Әтәс авылында яшәүче 3 балалы тату гаилә чакырылган. Назыйм “Әнәк” агрофирмасында хезмәт куя. Илзидә Әтәс төп гомуми мәктәбен җитәкли. Үз көчләре белән җиткерелгән йортта яшиләр, ишле мал асрап, чын авыл тормышы белән гомер кичерә алар. Авылны, җирне, атларны ярату Назыймның үзеннән балаларына күчеп бара. Алар бергәләп сабантуйда ат чабышында катнашалар, яңа ел бәйрәмендә җигүле атлар белән бәйрәмне тулыландыралар. 

– Бөтен кешегә дә үрнәк булып яшисез, өй тутырып бала тәрбиялисез. Эшегез күркәм. Өендә тәртип булган кешенең эшендә дә тәртип саклана. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әтәстән, Минзәләдән килеп, безнең белән бәйрәм чарасында катнашканыгыз өчен рәхмәт. Алдагы тормышыгызда да бөтен кешегә үрнәк булып, матур итеп яшәргә язсын. Балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш афәте күрмәсен. Гаиләләрегез һәрвакыт тулы булсын, – диде Ленар Рафак улы.

Гаилә учагының ялкыны гомерлеккә һәрбер гаиләне озата барсын, күңелләрне җылытып, мәхәббәтне арттырып торсын.

Филиза СӘЛАХОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев