Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Һөнәри бәйрәм алдыннан халык рәхмәте: «Татавтодор» төзүчеләре Иске Солтангол- Яңа Әлем арасындагы юлны төзекләндерә

Актаныш районы юллары турында «Көннән-көн ватыла» дигән сүзләрне тиздән «Юллар көннән-көн төзекләнә» дигәннәре алыштырачак. Юлчыларны сөендереп бу атнада Актаныш -Мөслим төбәкара юлының Иске Солтангол- Яңа Әлем арасына ремонт керде.

Актаныш -Мөслим төбәкара юлының Иске Солтангол- Яңа Әлем арасындагы чокыр-чакырлы өлеше тулысынча салдырылып, яңа асфальт өслек салына.

«Татавтодор» АҖ Минзәлә бүлеге юл төзүчеләре инде шактый аралыкны яңартырга өлгергән. Төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәре алдыннан халыкның тагы да рәхмәтле изге теләкләренә лаек булачак.

Яхшы юллар- халык иминлеге, машина йөртүчеләрнең, пассажирларның күтәренке кәефе дигән сүз ул! Төзүчеләребезгә эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, ныклы саулык телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев