Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын! (фотолар)
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең актлар залында Полиция көне уңаеннан бәйрәмчә очрашу узды. Чарага хәзерге көндә районыбызда куркынычсызлыкны һәм халкыбыз иминлеген тәэмин итүче, муниципалитеттагы тәртипне саклаучы полиция хезмәткәрләре, ветераннар чакырылган иде.
Бүлек җитәкчесе Марат Мингазов полиция хезмәте тарихы белән таныштырып, коллегаларын бәйрәм белән котлады. Россиядә полиция органы- Баш магистрат Петр 1 тарафыннан 1718 елда 5 июньдә оештырыла. Революциядән соң Совет милициясе барлыкка килә. Һөнәри бәйрәмнәрен 10 ноябрь көнне тәртип сакчылары РФ Президенты Указы белән 2011 елдан билгеләп үтәләр. 1962 елда башланган бу бәйрәм «Совет милициясе көне» дип аталган.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов полиция хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Масхсус хәрби операция ветераннарына, аларның гаиләләренә игътибарлы булырга чакырды. Ветераннарның актив позицияле булып, районыбыз тормышында актив катнашуларын билгеләп узды.
Ленар Рафак улы бер төркем хезмәткәрләрне мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Шулай ук ветераннар советы җитәкчесе Васил Вахитов чыгыш ясап, истәлеле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев