Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

“Яңа татар җыры” җиңүчеләре

IV тапкыр үткәрелүче “Яңа татар җыры” конкурсында райондашларыбыз зур җиңүгә ирештеләр.

Балалар сәнгать мәктәбенең “Умырзая” үрнәк вокаль ансамбле “Иң яхшы балалар җыры” номинациясендә I дәрәҗә премия лауреаты булды. Алар әлеге уңышка “Аяз булсын күгебез” җырын башкарып ирештеләр. Ансамбльнең җитәкчесе – Разида Хаҗиева. Җырның авторлары да үзебезнекеләр –  сүзләрен Энҗе Разова, көен Резедә Шәйдуллина иҗат иткән.

– Шулкадәр искиткеч матур чыгыш ясадык, бик яраттылар. Йолдызлар арасында йолдыз булып кайттык, әлһәмдүлилләһ. Зур бәйрәм булды, – дип хисләре белән уртаклашты Резедә Шәйдуллина. 

“Умырзая” ансамбле кызларының һәм аларның җитәкчеләренең дә куанычы чиксез. Алар быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестивале баскычларыннан да югары күтәрелеп, гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар. 

“Яңа татар җыры” бәйгесе Рәшит Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан 
Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәдәният 
министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Ул “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры” номинацияләрендә үткәрелгән. Бүләкләр дә саллы: I-III урын алучыларга 200 мең, 150 мең, 100 сумлык акчалата бүләкләр каралган. 170 җыр арасыннан 65е финалга узган.

“Яңа татар җыры”ның гала-концерты 18 апрель көнне Казан шәһәрендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылган иде. Беренче урын алган Актаныш йолдызларын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәк иҗатларында да уңышлар телибез.    

***

Бәйге җиңүчеләре башкаруында якташларыбыз композиторлар Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин көйләренә, шагыйрьләр Ринат Мөслимов, Рахмай Хисмәтуллин, Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә язылган җырларның булуы да – безнең өчен горурлык. 

Инсаф Хәбибуллин көенә, Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә иҗат ителгән 
“Торналар авазы” җыры “Махсус премия” номинациясендәбүләкләнгән. Җырны “Казан егетләре” төркеме башкарды.

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев