Яшь белгечне балалар үз итә
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алинә Илфак кызы 2019 елның сентябрендә балалар иҗат үзәгендә эшли башлый.
Яшь белгеч Алабуга педагогия институтын (хәзерге вакытта Казан федераль университеты филиалы) тәмамлаган. Үзләштергән белгечлеге буенча дизайнер, яки өстәмә белем бирү учреждениесендә, көллияттә педагог булып эшли ала.
Татар Ямалы авылында туып-үскән кызның сәләте бәләкәйдән ачыла. Әтисе Илфак Солтанов – оста төзүче. Рәсемнәрне бик матур ясый. Бөтерчек
кызчыгы Алинә аның карандаш, буяу белән ясаганын күреп, кызыгып үсә. Әти-әнисе сизми дә кала: кечкенә рәссам стенага, кайда урын таба, шунда рәсем ясап куя.
Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга керә. Хыялы – рәссам-дизайнер булу.
– Сөенә-сөенә, 4 ел укыдым, бу вакыт бик аз тоелды. Теоретик белем әле җитәрлек дип санамыйм. Педагог эше һәрвакыт үз өстеңдә эшләүне сорый. Институтта алган белем генә җитми, һәрвакыт үсәргә кирәк, – ди балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алинә Солтанова.
2019 елда кулына диплом алып, балалар иҗат үзәгенә эшкә килгәч, аңа яңа түгәрәк оештырырга тәкъдим иткәннәр. Озак кына уйлана ул, чөнки балага да, ата-анага да кулай булсын, күп чыгым сорамасын. Ниһаять, кәгазь белән иҗади эшкә алына.
Осталыкка баскычлап
өйрәтә
Кәгазь белән иҗади шөгыль хәзерге көндә актуаль санала. Техник элементлар кулланыла. Программа 1-4 нче сыйныфлар өчен төзелгән. Баланың кул эшенә осталыгын арттыра, кечкенә моторикага ярдәм итә. Түгәрәктә төрле макетлар ясыйлар.
Беренче елда Алинә апалары кәгазьне кисәргә, бөкләргә, ясарга өйрәтсә, үсә-үсә катлаулырак эшне башкаралар. Кисеп бөкләгән модельләрне дөрес итеп ябыштырыр өчен дә нәни кулларга нык тырышырга туры килә. Бала кече яшьтә әле кайчыны да дөрес тота белми. Карандашның басымын көйли белү дә алар өчен зур көч сорый.
– Әлеге программа профориентлашу өчен кирәк, киләчәктә һөнәр сайларга булыша. Төзүче, дизайнер, архитектор, компьютерда эшләүче – барысы да кызыксынуын сызымнан башлый. Башта кәгазь битендә сызып карый. Шуннан башка күләмне, зурлыкны, пространствода ничек күренүен күзаллый алмыйсың. Мәсәлән, өйнең үрнәген архитектор башта кәгазьдән эшләп күрсәтә.
Балалар да төрле әйбернең, хәтта гади алманың макетын шушы түгәрәктә ясыйлар. Беренче сыйныф укучыларына, 7 яшьлек балаларга мондый эш бик үк җайлы түгел. Шуңа күрә алар 2D белән шөгыльләнә, яссы эшләнмәләр уңайлырак тоела. 3D модельләргә күчү соңрак каралган. Кәгазь белән озак эшләп утырган балада кызыксыну югалырга мөмкин. Арымасыннар өчен, шөгыльне рәсем белән дә аралаштырам. Үземнең төп белгечлегемә якынрак булгач, күңелемә ныграк ята торган эш ул, – ди Алинә Солтанова.
Балалар зурларча
эшләргә ярата
2020 елда Алинә Илфак кызы балалар бакчасына йөрүчеләрне дә түгәрәккә кабул итә башлаган. 4 яшьтән 6 яшькә кадәргеләрне рәсемгә өйрәтә, макетлау белән аралаштырып алып бара.
Мәктәп яшендәге балаларга, макетлау белән беррәттән, рәсем дәресен дә кертә. Ул программа “Политра“ дип атала. Рәсемне карандаш белән генә түгел, ә гуаш буяулары белән дә ясарга өйрәтә. Кәгазь битендә күләмне ничек күрсәтергә, чынбарлыктагы кебек итеп ничек ясарга? Мондый нечкәлекләргә остазлар гына төшендерә аладыр. Рәсем сәнгатенең төрле законнарын бала кайдан белеп бетерсен инде?
– Бәләкәй булуга карамастан, балалар зурларча эшләргә бик ярата. Яңа терминны тиз отып ала. Алар аңламаслык сүз әйтмим. 4 яшьлек бала гади генә политра дигән материалны белмәскә мөмкин. Төрле терминны әкренләп-әкренләп төшендерә барам. Үзләре өйрәнеп, кабатлаган саен, шулай сөйләшә башлыйлар. Кызыграк тоелганнарын кабатларга, зурларга ошарга тырышалар.
Хәтерләре бик яхшы. Шул шаккаттырды: бала үзе ясаган әйберне онытмый икән. Әйтик, өстәлдә 15-20 рәсем тора, бөтенесе дә бертөсле тоела, шул ук вакытта һәркайсы үзенчәлекле. Бала исә шушы 15-20 рәсем арасыннан үзе ясаганын бик тиз танып ала, – дип, Алинә Илфак кызы үзенең дәрестә алган хис-кичерешләрен йөрәгеннән үткәреп сөйли.
4 төркем туплаган ул, һәрберсендә 10-15 бала шөгыльләнә. Түгәрәккә йөрүче 45ләп бала исәпләнә Алинәдә. Мәктәп укучылары атнага ике мәртәбә көнгә икешәр сәгать шөгыльләнәләр: 45 минут дәрес, 10 минут тәнәфес белән. Бакча балаларына яртышар сәгать каралган, 10 минут тәнәфес.
– Программаны ел саен яңартып, яңалык өстәп торабыз, быел исемне үзгәрттем. 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар өчен “Макетлау һәм рәсем ясау”. 4 яшьтән 6 яшькә кадәргеләр өчен рәсем юнәлешен сайладым, ул “Палитра” дип атала.
Бәйгеләр
Район, республика, Россия күләмендә төрле иҗади конкурслар рәссамнәр, кул эше осталары арасында да еш уздырыла. Хәзер бәйгедә катнашу җайлашты, фотога төшерәсең дә, интернеттан җибәрәсең. Яшь белгеч Алинә Солтанова бәйгегә, гадәттә, үз эшләрен тәкъдим итә. Методик эшләнмәләр, дәрес программаларын төзеп, конспектлар язып җибәрә. Кул эше белән бәйле конкурслар да җәлеп итә. Укытучы-остазның күпчелек эше 1-2 нче урынга лаек булган. Алган диплом, грамоталары портфолиода туплана.
Киләчәккә якты хыяллар
– Алинә, киләчәккә нинди максат куясың?
– Эшнең нәтиҗәсен күрергә теләсәң, бүлмәдән башлап, программага кадәр яхшыртасы килә башлый. Минем дә хыялларым зур, алган белемне тирәнрәк җиткерәсе килә. Бүлмәнең матурлыгы да балада кызыксыну уятсын иде. Тиешенчә җиһазлап, мольбертлар кайтартып, яктылыкны көйләтеп, үземнең студияне булдырырга телим. Төрле кыска курсларга язылып, белемне арттырып торам. Бер урында гына таптану бернинди нәтиҗә дә бирми.
Мин беркайчан да онытмаска тиеш: укучылар – барыннан да элек, үзләренең кояшлы хыял иленә кабул иткән минем дусларым. Мин аларга моның өчен чиксез рәхмәтле. Түгәрәктә алган белемнәре, осталыклары, күнекмәләре, танып белү һәм ижатка омтылышлары, балаларга һөнәри юнәлеш күрсәтергә, тормышта үзләрен табарга ярдәм итсә, педагог исемен горур йөртә алачакмын.
– Ата-ана баласын нинди уй белән китерә икән шушы түгәрәккә?
– Баласының кызыксынуыннан чыгып китерәдер аны әти-әнисе. “Өйдә кәгазь кисәргә, ябыштырырга нык ярата”, – диләр. 4-6 яшьлекләрне гомуми үсеш өчен алып киләләр. Рәсем ясаган һәркем киләчәктә рәссам була дигән сүз түгел.
Телне дә, фикерләү дәрәҗәсен дә үстерә. Рәсем ясаганда баш мие дә яхшырак эшли башлый. Куллары, бармаклары хәрәкәт итә. Кәгазь белән эшләгәндә, баланың киләчәккә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр дип уйлый ата-ана. Бер елны 8-9 нчы сыйныф кызлары түгәрәккә йөрде. Алар тугызынчы сыйныфтан соң, дизайнерлыкка китәргә теләвен белдерделәр. Биредә башлангыч белем алдылар.
– Иҗат үзәгендә шөгыльләнгән бала осталыгын кайда, ничек дәвам итә ала?
– Актаныш сәнгать мәктәбе укытучыларыннан ишеткәнем бар, балалар иҗат үзәгендә буяулар белән рәсем ясарга өйрәнеп, башлангыч базаны алып китәләр дә, сәнгать мәктәбендә дәвам итәләр. Үскәч аларны һөнәри, югары белем бирүче уку йортлары көтә. Кулы эш белгән кеше тормышта югалып калмас.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев