Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Җиңү көне җитә

Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифинг Җиңү бәйрәменә әзерлек, бәйрәм көннәрендә күрелергә тиешле саклык чараларына багышланды.

Җиңү көнен сугыш ветераннары гына түгел, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, гомумән бар халык көтеп ала. Чөнки биш ел дәвам иткән дәһшәтле сугыш шаукымы кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган. Украинада барган махсус хәрби операция дә җиңү сүзенең кыйммәтен, тормыш кадерен тагын да арттырды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, шул чорда 
дөньяга килгән, бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татыгын буын вәкилләренең саны көннән-көн кимүгә. Быелгы Җиңү бәйрәмен нибары 4 сугыш ветераны, 31 сугыш ветеранының тол хатыннары, 175 тыл ветераны, 1428 сугыш чоры баласы белән каршылыйбыз. 

 

БӘЙРӘМГӘ ӘЗЕРЛЕК БАРА

 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Дилбәр Әнвәрова Бөек Җиңүгә әзерлек барышы белән якыннанрак таныштырды. 

– Бәйрәм чарасына әзерлек эшләре башланды. 5 май көнне район башлыгы Ленар Зариповның район мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән очрашуы планлаштырыла. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга зур концерт программасы да күрсәтәчәк.  Бәйрәм алдыннан район башлыгы сугыш ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен беләчәк. Шулай ук Украинада барган махсус хәрби операциядә яраланып, бүгенге көндә өйләрендә дәвалану алган егетләр янына бару да күздә тотыла. Алар янына район үзәк хастаханәсе табиблары да барып, хәлләрен беләчәк. Волонтерлар да сугыш ветераннарына, тыл ветераннарына  ярдәм итәчәк. 

4-9 май аралыгында сугыш ветераннарына, сугыш ветераннарының тол хатыннарына,  тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгының котлау открыткалары, күчтәнәч каплары, сугыш чоры балаларына  котлау открыткалары таратылачак. 

Яшьләр бүлеге тарафыннан “Хәтер аллеясы”, “Җиңү тәрәзәләре”, “Җиңү хаты”, “Хәтер шәме”, “Георгий 
тасмасы”, “Россия флагы” дигән акцияләр оештырыла. 

Барлык авыл җирлекләрендә дә һәйкәлләрне чистарту эшләре бара.

– Быел бәйрәм чарасы нинди форматта узачак?

– 7 май көнне кечкенә авылларда, 8 май көнне җирлекләрнең үзәк авылларының һәйкәлләре янында бәйрәм митинглары үтәр дип планлаштырыла. Бу көнне Казанда узачак  Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылау чарасында районнан

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев