Юл йөрү кагыйдәсен өйрәнәләр
“Тылсым” балалар бакчасында узган “Тәмле юл билгеләре” дип аталган район күләмендәге бәйгенең финал өлешендә унбиш гаилә көч сынашты.
Әлеге иҗади бәйгенең беренче туры балалар бакчаларының үзләрендә узган. Анда бакчада тәрбияләнүче баланың гаиләсе юл билгеләре сурәтләнгән нинди дә булса ризык әзерләп килергә тиеш булган. Анда җиңүчеләр район этабына тәкъдим ителгән.
Быел 23 балалар бакчасыннан катнашу өчен заявка килгән. Беренче турда алар тәмле юл билгеләрен әзерләү процессы төшерелгән дүрт фотография җибәрергә тиеш булганнар. Шулар арасыннан унбиш катнашучы финалга чыккан.
Әлеге бәйгегә бары тик татар милли ризыклары гына кабул ителгән. Катнашучылар аны үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп, юл билгеләре формасында әзерләгәннәр. Барысы да матур итеп эшләнгән һәм бик тәмле күренәләр.
– Әлеге бәйге балаларны, әти-әниләрне юл йөрү
кагыйдәләренә тагын да ныграк өйрәтү максатыннан республикада берничә ел үткәрелеп киленә. Быел аны үзебезнең районда икенче тапкыр уздырабыз. Бәйгенең шартлары буенча, ризыкны әзерләгәндә бала да, әти-әниләр дә үз өлешләрен кертергә тиешләр иде. Шунысы сөендерә, катнашырга теләк белдерүче гаиләләр бик күп булды. Бүген икенче турга 15 гаилә үтте. Алар үзләре әзерләгән ризыкларын тәкъдим итәләр. Эшләрне бәяләгәндә, ризыкның тәменә, сыйфатына карыйбыз. Бала белән бергә алар үзләре әзерләгән ризыкны тәкъдим итәргә тиешләр. Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә. Калганнар да бүләксез калмыйлар, – диде юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
– Бәйгенең әһәмияте дә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә, әти-
әниләрне дә катнаштырудадыр.
– Нәкъ шулай. Чөнки балалар катнашындагы юл һәлакәтләре елдан-ел арта бара. Без ата-
аналар белән юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне киметү максатыннан тыгыз эшчәнлек алып барабыз. Профилактика чаралары да еш уздырыла. Бүгенге чара да шуның ачык мисалы. Балалар әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнә. Алар үзләре үрнәк күрсәтеп, юлны тиешле урыннан гына аркылы чыга, машинада йөргәндә иминлек каешын эләктерә икән, балалар да нәкъ шулай эшләячәкләр. Ә инде әти-әниләр моның киресен эшләсә, балалар да, безгә дә иминлек каешын эләктерми генә йөрергә була икән дип уйларга мөмкиннәр.
“Тылсым” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова бәйгедә катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде.
– ЮХИДИ юнәлеше буенча һәр балалар бакчасында да
ныклы эш алып барыла. Безнең балалар бакчасы да моннан читтә калмый. Төрле бәйгеләрдә дә теләп катнашабыз һәм оештырабыз. “Тәмле юл билгеләре” бәйгесенә дә бакчабыз әти-әниләре бик теләп катнаштылар. Без милли юнәлеш буенча да эшли торган балалар бакчасы буларак, быел бу бәйгене татар халык ашлары белән бәйләдек.
Бүген бакчабыздан ике гаилә чыгыш ясый. Зурлар төркеменнән Тимур Нурлыев, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Әмирхан Шәриповлар әниләре белән бергә әзерләгән ризыкларын тәкъдим итәләр, – ди.
Катнашучы һәр гаилә үзенең ризыгын жюри әгъзаларына матур итеп тәкъдим итте.
“Тылсым” балалар бакчасыннан Әмирхан Шәрипов әнисе Альбина белән каймак бәлеше әзерләп алып килгәннәр.
– Әлеге бәйгегә бик теләп катнаштык. Шушындый чаралар аша балаларга юл билгеләрен өйрәтү җиңелрәк тә. Бәлешне дә улым белән икебез бергә әзерләдек. Аңа керү тыела дигән юл билгесе куйдык, – ди Альбина.
– “Ромашка” балалар бакчасыннан әлеге бәйгегә килдек. Кызым Гөлназ белән татар халык ризыгы чәчәкләрдән светофор ясадык. Кош теле камырыннан урама кебек чәчәкләр пешердек. Һәм аларны светофорның төсләренә мандык. Кызыбызга ике генә яшь булса да, барлык чараларга актив катнашырга тырышабыз. Шулай итеп, аның күңеленә кечкенәдән юл йөрү билгеләрен сеңдерергә омтылабыз. Бакчага барганда да аңлата аңлата барабыз, – ди Алисә Әхмәтова.
“Тылсым” балалар бакчасы нәниләренең концерт номерлары белән үрелеп барган бәйгенең узганы сизелмәде дә. Балалар бер-берсе белән танышты, дуслашты.
Ахырдан җиңүчеләр, барлык катнашучылар да бүләкләнде, җыелып фотога да төштеләр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев