Киләсе елда отпускны кайсы айда алу отышлы?
Күп кенә татарстанлылар 2026 ел өчен тиешле отпускны агымдагы ел ахырына якынрак алырга планлаштыралар.
Киләсе елда кайсы айларда ял итү отышлы булачак соң?
Хезмәткәрләргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләре суммасы айдагы көннәрнең уртача санына карап исәпләнә, ул 29,3 тәкшил итә. Төгәл бер айга эш көннәре никадәр күбрәк туры килсә, аларга түләү шулкадәр түбәнрәк булачак. Чөнки календарь ел дәвамында хезмәт хакы үзгәрешсез кала.
Димәк, эш көннәре аз булган айда ял иткәндә акча ягыннан югалтулар суммасы арта. Башка сүзләр белән әйткәндә, айга эш көннәре азрак булган саен, ял алу отышлырак булачак.
2026 елда ял итү өчен отышлы айлар
Киләсе елда ял итү өчен иң отышлы ай июль булачак, чөнки аңа иң күп эш көне 23 туры килә. Шулай ук отпуск өчен отышлы дип апрель, сентябрь, октябрь һәм декабрьне дә атап була – 22шәр эш көне.
Шуңа күрә ялны планлаштырганда нәкъ менә шушы айларны сайларга кирәк.
Отпуск өчен отышлы булмаган айлар
Киләсе елда ял өчен иң отышсыз ай гыйнвар булачак, аңа нибары 15 эш көне туры килә. Димәк, елның беренче аенда бер атналык отпуск та акчалата югалтуларга китерергә мөмкин.
Шулай ук май аенда ялдан тыелып тору яхшырак, чөнки Татарстанда бу айда бары тик 18 эш көне генә булачак. Бу май бәйрәмнәре, шулай ук ТР мөселманнары Диния Нәзарәте карары нигезендә 27 майда билгеләп үтелә торган Корбан бәйрәме белән бәйле. Бәйрәм датасы турында соңгы карарны Татарстан Рәисе кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев