Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Мари Суыксу мәктәбендә батыр егетләргә – мемориаль такта

Мари Суыксу мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Раил Надриев һәм Богдан Абышевка мемориаль такта ачылды.

Мари Суыксу авылыннан махсус хәрби операциядә 13 егет катнаша. Кызганыч, аларның өчесе батырларча һәлак булды. Авылдашлары бу егетләрне онытмыйлар. Алар истәлегенә төрле чаралар уздыралар, мәктәп музеенда аларга багышлап, махсус почмак та булдырылган.

Сергей Мосолов истәлегенә мәктәп диварына мемориаль такта алдан ук урнаштырылган. Хәзер аның янына тагын ике егетнең рәсемнәре өстәлде. Мәктәп ишегеннән кергән һәркемне бу егетләр елмаеп каршы ала, илнең чын патриотлары булырга өнди.

– Раил дә, Богдан да безнең мәктәпне тәмамлаган егетләр. Алар икесе дә яхшы укыдылар. Спорт чараларында, смотр концертларында актив катнаштылар. Үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр. Илдә махсус хәрби операция башлангач, һич икеләнмичә неонацистларга каршы көрәшергә киттеләр. Безнең тыныч тормышыбыз, аяз күк йөзе өчен алар башларын салдылар.

Үзебезнең музейда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышлап почмак ясадык. Алар хакындагы мәгълүматлардан мобиль китап булдырдык. Аны мәгълүматлар белән тулыландыра барабыз. Мәктәп укучылары әлеге егетләр белән горурланалар. Егетләр истәлегенә куелган мемориаль такта да, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бер алым, этәргеч булып тора, – диде Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев.

Тантаналы линейка укытучылар, укучылар тарафыннан яңгыраган патриотик рухтагы шигырьләр белән башланып китте. Аларның һәрберсеннән батыр егетләр белән горурлану хисләре чагыла иде.

 

Ике дус, ике батыр

 

Алып баручылар Раил белән Богданның тормыш юллары белән таныштырдылар.

Раил Надриев 2002 елның 28 ноябрендә Мари Суыксу авылында дөньяга килә. Аның балачагы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый. Табигатьне, музыканы ярата, футбол уйный. Мари Суыксу мәктәбендә белем ала. Укыганда да үзен бары тик үрнәк яктан гына күрсәтә. Әйбәт укый, мәктәптән тыш чараларда актив катнаша. 9 сыйныфны тәмамлагач, Актаныш технология техникумына укырга керә. 2021 елның көзендә армия сафларына алына. 2022 елның 20 августында контракт төзи. 2022 елның 16 сентябрендә Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була.

Һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Богдан Абышев та Мари Суыксу авылы егете. 2001 елның 10 апрелендә дөньяга килә. Мари Суыксу мәктәбендә белем ала. Ул да мәктәп тормышында актив катнашкан. 9 сыйныфны тәмамлагач, Актаныш технология техникумында белем алуын дәвам иткән. Тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. 2020 елның 29 ноябрендә армия сафларына алына. Кулына диплом алган егет, Актаныш сөт комбинатына эшкә урнаша.  2022 елның октябрь аенда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. МХОда күрсәткән батырлыклары өчен Богдан “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары” өчен ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

2024 елның 14 ноябрендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була.

Илне саклап һәлак булган барлык батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

 

Аларга тигезләнегез

 

Чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Ул әлеге батыр улларны үстергән әти-әниләренә рәхмәт әйтте. Аларга бу кайгыларны кичерүдә сабырлык теләде.

– Балалар, сез бу абыйларыгызның нинди батыр егетләр икәнен беләсезме?! Алар да сезнең кебек шушы мәктәптә укыганнар. Әмма беркем дә аларны шушылай неонацистларга каршы көрәштә катнашырлар, үз гомерләрен бирерләр дип уйламагандыр. Безнең тыныч тормышыбыз, аяз күк йөзебез өчен үзләрен корбан иткән батырларыбызны онытырга тиеш түгелбез. Балалар, үзегезнең милләтегезне, мари телегезне яратыгыз. Башка телләрне хөрмәт итегез.

Батыр уллар үстергән әти-
әниләргә зур рәхмәтемне әйтәм. Авыр кайгыларыгызны тагын бер тапкыр уртаклашам, –  диде.

Мемориаль такталарны ясауда иганәчелек ярдәме күрсәткән Марат Марат улы Айбашевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мәктәп директоры Эдуард Галиев Сергей Мосолов, Раил  Надриев, Богдан Абышевларның әти-әниләрен Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде.

Батырларның әти-әниләре, район җитәкчеләре белән берлектә мемориаль такталарга ябылган тукыма алынды. Егетләр истәлегенә чәчәкләр салынды.

 

Бер секунд та

истән чыкмыйлар

 

Анида Абышева, Богданның әнисе:

– Улыбыз шушы мәктәптә укыды. Мобилизация белән махсус хәрби операциягә китте. Беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткач, гаилә корды. Аннан ел ярым кайтмады. Соңыннан һәлак булуын хәбәр иттеләр. Без улыбыз белән чын-чынлап горурланабыз. Мәктәптә мемориаль такта ачканнары өчен зур рәхмәт.

Улыбызның холкы нык тыныч иде. Һәркемгә ярдәм итә иде. Ул миңа әле дә исәндер, кайтып керер кебек.

Марсель Надриев, Раилнең әтисе:

– Раил белән Богдан гел бергә булдылар, дус иделәр. Бүген улларыбызга карата бик күп матур сүзләр әйттеләр. Шушындый мемориаль такта куйганнары, матур чара оештырганнары өчен зур рәхмәт. Улым белән чын-чынлап горурланам. Төшемә алып кайткан көнне генә кергән иде, башка кергәне юк. Җаны тынычтыр, дип ышанам.

Альфира Мосолова, Сергейның әнисе:

– Улым мәктәне тәмамлагач, хәрби тормыш юлын сайлады. Казан танк училищесына укырга керде. Аны кызыл дипломга тәмамлады. Аннан аны Еланьга җибәрделәр. Шуннан Украинага керткәннәр. Махсус хәрби операциядә һәлак булды. Аны югалту бик авыр. Авылдашларга, туганнарга рәхмәт, онытмыйлар. Мәктәпкә мемориаль такта куйдылар, музейга почмак ясадылар. Менә икенче ел инде аның истәлегенә волейбол турниры уза. Баланы югалту бар кешегә дә нык авыр. Без аларны бер секундка да исебездән чыгармыйбыз.

***

Бу көнне Мари Суыксу мәктәбендә авыл мәктәпләре арасында Сергей Мосолов истәлегенә икенче волейбол турниры да узды. Биредә Татар Суыксу, Мари Суыксу, Әлем, Такталачык мәктәпләренең егетләр командалары, Татар Суыксу, Мари Суыксу, Иске Кормаш мәктәпләренең кызлар командалары көч сынашты.  

 

Марат Айбашев:

– 2003 елда Мари Суыксу урта мәктәбен тәмамладым. Политехника институтында белем алдым. Төзелеш белән шөгыльләнәм. Мөмкинлегем булган саен мәктәбемә ярдәм итәргә тырышам. Чөнки минем тормышымдагы иң күңелле, рәхәт вакытлар мәктәп белән бәйле. Миңа тиешенчә  белем һәм тәрбия бирделәр.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев