Махсус хәрби операция вакытында Сабантуй үткәрү дөресме?
Ел буе көтеп алган Сабантуйлар якынлашканда, кайберәүләрдән «Махсус хәрби операция вакытында Сабантуй үткәрү дөресме?» дигән сораулар ишетелә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге сорауга болай дип җавап бирде:
Бөек Ватан сугышы елларында да Сабантуйлар уздырылган, фронтта 16 татар газетасы чыккан. Кайчак авыл халкы Сабантуйда җырламаска кирәк дигән фикерләр әйтә, чөнки махсус хәрби операциядә һәлак булучылар бар, кемдер фронтта Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен ут эчендә көрәшә. Әгәр дә без халыкның кәефен күтәрергә, егетләребезнең исән-сау кайтуын телибез икән Сабантуйны үткәрергә кирәк. Бәлки, Сабантуйның эчтәлеген үзгәртергәдер: мәйданга уллары, ирләре, туганнары МХОга киткән гаиләләрне хөрмәтләп сәхнәгә чыгару, һәлак булган яугирләр һәм исән сугышчылар өчен дога уку, гаиләләргә ярдәм итү яхшы булыр. Бездә хәтта РФнең кайбер субъектларындагы җитәкчелек бәйрәмнәрне махсус операция аркасында үткәрүне дөрес түгел дип саный. Ләкин без аларга һәрвакыт кешеләрне бәйрәмнән мәхрүм итәргә ярамый дип фикеребезне әйтәбез. Бары тик аның эчке мәгънәсен һәм эчтәлеген бераз үзгәртергә кирәк, бигрәк тә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында,- дип аңлатты вице — премьер.
Шулай ук спикер Сабантуй мәйданчыкларында махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗы өчен акча җыю өчен әрҗә кую тәкъдимен шәрехләде. Узган ел Самарадагы Сабан туенда татар җәмәгатьчелеге гуманитар ярдәм туплап, сугышчыларга 10 автомобиль җибәргән. Бу вариант кешеләрне күбрәк берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев